Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марк өчен көй

Район мәдәният хезмәткәрләре Марк Тимирясовка ярдәм итү йөзеннән Хәйрия концерты оештыралар. Ул якшәмбе, 25 октябрь көнне, 15.00 сәгатьтә, район Мәдәният йортында тормышта сәламәтлектән дә кадерле нәрсәнең булмавын һәм сабыйга ярдәм итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын яхшы аңлаган танылган һәм яңа гына сәхнәгә аяк баскан артистлар - әниләр һәм аларның балалары...

Район мәдәният хезмәткәрләре Марк Тимирясовка ярдәм итү йөзеннән Хәйрия концерты оештыралар.



Ул якшәмбе, 25 октябрь көнне, 15.00 сәгатьтә, район Мәдәният йортында тормышта сәламәтлектән дә кадерле нәрсәнең булмавын һәм сабыйга ярдәм итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын яхшы аңлаган танылган һәм яңа гына сәхнәгә аяк баскан артистлар - әниләр һәм аларның балалары катнашында уза. Искә төшерәбез, Маркка Германиядә йөрәгенә операция ясау таләп ителә. Анда дәваланудан тыш, яшәү һәм юл чыгымнары өчен тагын өч йөз мең сум акча кирәк. Бүгенге көндә кырык мең сумнан кимрәк акча җыясы калды. Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасын «Марк өчен көй» дип атаганнар һәм сабыйның язмышына битараф булмаган барлык әти-әниләрне әлеге акциягә кушылырга чакыралар. Билет бәясе - 150 сум, билет сатудан кергән барлык акча Марк Тимирясов счетына күчереләчәк. Маркка ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтләребезне җиткерәбез, әйдәгез, аны ярдәмнән ташламыйк. Без бергә булганда барысын да булдырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев