Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мактаулы гражданнар саны арта

Аксубайда Республика көнендә мактаулы гражданнарны бүләкләделәр, иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләделәр һәм салют бирделәр. Республика көнендә кичке сәгать җидедә Аксубайның үзәк мәйданына балалары, гаиләләре белән халык агыла башлады. Аксубайлыларны районның милли үзәк вәкилләре каршы алды, балалар батутлар янына йөгерделәр, теләгән кешеләр өчен тирә-якка тәмле ис таратып, шашлык пеште. Әмма иң мөһим...

Аксубайда Республика көнендә мактаулы гражданнарны бүләкләделәр, иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләделәр һәм салют бирделәр.

Республика көнендә кичке сәгать җидедә Аксубайның үзәк мәйданына балалары, гаиләләре белән халык агыла башлады.
Аксубайлыларны районның милли үзәк вәкилләре каршы алды, балалар батутлар янына йөгерделәр, теләгән кешеләр өчен тирә-якка тәмле ис таратып, шашлык пеште.

Әмма иң мөһим вакыйга сәхнәдә һәм сәхнә янында барды-Аксубай районының күпмилләтле халкы Республика көнен бәйрәм итте.
Бәйрәм башланганчы үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре, катнашучыларга төрле төстәге шарлар таратып, Татарстан турындагы сорауларга җавап бирүне үз эченә алган викторина оештырдылар.


Бәйрәм кунакларын милли костюмнарга киенгән кызлар ипи-тоз, чәк-чәк һәм милли сыра белән каршы алдылар.

Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларны бәйрәм белән котлап, төп сәхнәдән райондагы үзгәрешләр, казанышлар, үзгәртеп корулар, аның чәчәк атуы турында сөйләде. Ул, без бергә булганда гына районны тагын да көчлерәк һәм матуррак итә алабыз, дип ассызыклап, күпмилләтле район халкын барлык башлангычларда һәм үзгәртеп коруларда да актив ярдәмчеләр булырга чакырды.

Бу көнне Республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин алып килде. Үзенең мөрәҗәгатендә ул, Татарстан Республика көнен югары социаль-икътисади үсешләргә нигезләнеп, эре инновацион проектларны тормышка ашырып, тотрыклы мохиттә һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән каршылый, дип билгеләп үтте.

Республиканың барлык тармакларындагы уңышлар да бердәм халыкның тырыш хезмәтенә бәйле,-диде Адель Вафин. - Республика ил башлыклары белән барлык мәсьәләләрне дә үз мәнфәгатьләрен яклап хәл итәргә тырыша. Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуы безнең ил тарихында яңа битләр ачты. Яхшы якка үзгәрешләргә без ихластан шатланабыз, авырлыклар безне берләштерә. Әйдәгез, бер-беребезгә ихтирамлы булыйк, халык йолаларын саклыйк һәм арттырыйк.

Республика көнендә безнең районның да үзенә хас йолалары бар. Шуларның берсе - Аксубай районының мактаулы гражданины исемен бирү. Район башлыгы Камил Гилманов Александр Федорович Шуркин һәм Исмәгыйль Хәсән улы Моратшинга Мактау грамотасы һәм Мактаулы гражданин билгеләрен тапшырды.

Александр Федорович районда авыл хуҗалыгы тармагындагы тырыш хезмәте белән данлыклы-сигез ел дәвамында ул "Верный путь" колхозын җитәкли, 15 ел "Победа" колхозында баш инженер булып эшли. Районны газлаштыру чорында Александр Шуркин ПМК-1 оешмасын җитәкли, әлеге оешма районның торак пунктларын зәңгәр ягулык белән тәэмин итү буенча күләмле эшләр башкара.
Исмәгыйль Хәсән улы Моратшин да шулай ук районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте - ун ел дәвамында Ленин исемендәге колхоз рәисе, шулкадәр үк вакыт райплан рәисе һәм район башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде, җир комитетын җитәкләде. Лаеклы ялга чыкканнан соң район хакимияте каршында оешкан Иҗтимагый комитет рәисе булып торды.

Республика көнендә Мәдәният елы уңаеннан мәдәният өлкәсе ветераннары да лаеклы бүләкләр алдылар. Аксубай районы мәдәният үстерүгә зур өлеш керткәне һәм озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен районның элеккеге туган якны өйрәнү музее директоры Галина Бобкова Татарстанның Мәдәният министрлыгы исеменнән Мактау грамотасы, район Мәдәният йортының элеккеге директоры, талантлы актер, романслар башкаручы Владимир Васильевич Максимов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Быел бәйрәмдә тагын бер - районның иң үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү йоласы туды. Егерме бер ныклы, тату гаилә район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән котлаулар кабул иттеләр.
Иң өлкән парларның берсе - Карасу авылыннан Маһиҗиһан Гиматдиновна Һәм Минсабир Вәлиәхмәтович Мингалимовлар гомер юлыннан 57 ел бергә атлыйлар, ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Ә иң яшь, спорт сөючән гаилә (алар 19 ел бергә гомер итәләр) -Васильевлар гаиләсе. Ольга Дмитриевна һәм Леонид Федорович район данын яклап катнашкан ярышларда бер генә титулга ия булмадылар. Васильевлар: республикада ике тапкыр чемпион, Россиянең спорт гаиләләре арасында ике тапкыр көмеш медаль ияләре, 2013 елда Универсиада факелын алып баруда катнаштылар.

Никахларын Республика көнендә теркәгән Аксубайдан Валентина һәм Виктор Бобовлар гаиләсе дә сәхнә түренә чыкты. Гаиләләрне хөрмәтләү вальс белән тәмамланды.

Аксубай күге өстенә атылган төрле төстәге салют та шулай ук бәйрәмнең күркәм йолаларының берсе булып тора.
Алып баручылар Ирина Салахова, Татьяна Григорьева, Фәнис Низамов, чыгышы Аксубай халкы күңеленә хуш килгән Наилә Мартынова, республика, Россия һәм халыкара бәйге лауреатлары район Мәдәният йортының нәни йолдызчыклары, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, "Калина" коллективы, үзешчән артистлар Наталья Кудряшова, Василий Воронин, Солтан Рәхмәтуллин һ.б бик күпләр бәйрәмгә ямь өстәделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев