Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өлкәннәр өчен – IT-чемпион

Быелның тугыз аенда Татарстанда электрон төрдә 38,5 миллион хезмәт күрсәтелгән, ә бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 75 процентка күбрәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Тугыз ай дәверендә 1,5 миллион шәхси кабинет теркәлде. -Бүген Татарстанда һәр өченче кешенең...

Быелның тугыз аенда Татарстанда электрон төрдә 38,5 миллион хезмәт күрсәтелгән, ә бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 75 процентка күбрәк.



Бу хакта Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.


Тугыз ай дәверендә 1,5 миллион шәхси кабинет теркәлде.


-Бүген Татарстанда һәр өченче кешенең дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеты бар, - дип әйтте министр.
Түләүләр суммасы да артты. Татарстанлылар, нигездә, дәүләт хезмәтләре порталы аша торак-коммуналь хезмәтләр, балалар бакчасы өчен түләүләрне һәм ЮХИДИ штрафларын түлиләр.


ЗАГС хезмәтләре дә гадиләштерелде. Элек гариза электрон төрдә бирелсә дә, бүлеккә килеп теләкләрне шәхси расларга кирәк иде, хәзер исә электрон рәвештә имза кую да җитә.


-Быелның сентябреннән Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстанның балигъ булган гражданнары өчен яңа номинация кертте. Хәзер ТРның дәүләт хезмәтләре парталыннан актив файдаланучыларның һәрберсенең бүләккә смартфон, планшет алу яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. - Асылда, IТ-чемпион - өлкәннәр өчен.


Сүз уңаенда, министр иминлек кагыйдәләре турында да искәртте. Һәрбер системадагы кебек, квартал яки ай саен порталга керү паролен үзгәртергә кирәк.
-Бүгенгесе көнгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылардан шикаятьләр кергәне юк, - дип ассызыклады Роман Александрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев