Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лидерлар өчен техникум

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көне узды. Районның барлык мәктәпләреннән диярлек чыгарылыш сыйныф укучылары техникум белән танышырга килделәр. Аларга уку сыйныфларын, китапханәне, спорт залын, тренажерларны, ашханәне һәм тулай торакны күрсәттеләр. Аксубай универсаль технологияләр техникумында 35 укытучы 300 дән артык студентка белем бирә. Безнең районда 40 еллык тарихы булган бердәнбер...

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көне узды.

Районның барлык мәктәпләреннән диярлек чыгарылыш сыйныф укучылары техникум белән танышырга килделәр. Аларга уку сыйныфларын, китапханәне, спорт залын, тренажерларны, ашханәне һәм тулай торакны күрсәттеләр.
Аксубай универсаль технологияләр техникумында 35 укытучы 300 дән артык студентка белем бирә.
Безнең районда 40 еллык тарихы булган бердәнбер урта һөнәри белем бирү учреждениесенең горурланырлык даны бар. Укытучылар һәм шәкертләр районның иҗтимагый тормышында, республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә актив катнашалар.
Укытучы Галина Гаврилова күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкәне өчен РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Быел шәкертләр "Поварлык эше" һәм "Тракторчы-механизатор" компетенциясе буенча World Skills Russia һөнәри осталык Чемпионатында катнаштылар. АТУТ шәкертләре спортта да, иҗатта да югары үрләр яулыйлар.
Берничә ел рәттән техникум коллективы яңа ел бизәлеше һәм территорияләрне төзекләндерү буенча район бәйгеләрендә җиңүче булды. Техникум бөтен өлкәләрдә дә беренче урыннарда тора. Бу турыда район башлыгы Камил Гилманов та билгеләп үтте.
- Хәзерге җәмгыятьтә һөнәрсез яшәп булмый, - диде Камил Камалович. - Нәкъ менә бу уку йорты зур мөмкинлекләр ача. Монда күп кенә җитәкчеләр һәм профессорлар белем алган. Монда көчле укытучылар коллективы, тәҗрибәле һөнәр осталары белем бирә. Ә иң мөһиме - бу үзең яшәгән районда белем алу мөмкинлеге.
- Соңгы нәтиҗәне ясау вакыты җитә, - дип ассызыклады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов. - Авыл хуҗалыгы квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Бүгенге көндә безгә агрономнар, инженерлар, механизаторлар җитми. Нәкъ менә сез әлеге һөнәрләрне сайлап, авыл һәм районга файда китерә аласыз. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүдә өстенлекләр дә бар.
"Кайда туган, шунда белем алып, эшкә урнашкан" проекты турында Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков сөйләде.
Очрашуга агрофирмалардан да вәкилләр килгән иде. Алар барысы да техникумны тәмамлаган шәкертләрне бары тик яхшы яктан гына телгә алып сөйлиләр, һәрвакытта да эшкә алырга әзер торалар.
- Район җитәкчеләренең күпчелеге безнең техникумда белем алганнар, - дип билгеләп узды АТУТ директоры Фәрхат Аюпов. - Механизаторларның да күпчелеге нәкъ менә монда укыган. Бездә тимерче-эретеп ябыштыру цехы, машина-трактор паркы, тегү цехы бар. Барысын да санап бетереп булмый. Ә иң мөһиме - без кирәкле һөнәрләргә өйрәтәбез.
Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/58--24032015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев