Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит

Татарстанда "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенең чираттагы этабы старт алды. Акциянең төп максаты - татарстанлыларның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына юнәлдерү, җәмәгатьчелек һәм наркотиклар әйләнешен контрольләүче органнар, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратураның көчен берләштерү, шулай ук авыр хәлгә юлыккан кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтү. 27 ноябрьгә...

Татарстанда "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенең чираттагы этабы старт алды.

Акциянең төп максаты - татарстанлыларның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына юнәлдерү, җәмәгатьчелек һәм наркотиклар әйләнешен контрольләүче органнар, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратураның көчен берләштерү, шулай ук авыр хәлгә юлыккан кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтү.
27 ноябрьгә кадәр " кайнар линия" телефоннары эшләячәк, аларга Татарстан халкы шалтыратып, үзенең хәбәрен җиткерә ала.
Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольләү идарәсе телефоннары: 8 (843) 274-30-30, 273-43-45. Гражданнар ФСКН хезмәткәрләренә файдалы мәгълүматны аноним рәвештә җиткерә һәм наркотик кулланучы кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча киңәш ала алалар. ufskn.tatar.ru сайтында интернет-кабул итү ноктасы да эшли.
Аксубайлылар исә 8 (84344) 2-74-69 яки 2-79-74 телефоннары аша Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә яки 8 (84344) 2-72-62 телефоны аша Аксубай районы прокуратурасына шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев