Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лаеклы яшәү өчен тырышып эшлиләр

Узган атнада Заря поселогында мөһим вакыйга булып үтте. Халык белән очрашуга район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, район шифаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов килде. Район үзәгеннән еракта урнашкан поселокның ничек яшәве, Саврушка елгасына тоташучы чишмәне төзекләндерү, шәхси ярдәмче хуҗалык хисабына поселокның үсүе, мәдәният учагы урынына җирле фермерның өен кулланып, бәйрәмнәрне ничек...

Узган атнада Заря поселогында мөһим вакыйга булып үтте.


Халык белән очрашуга район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, район шифаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов килде.
Район үзәгеннән еракта урнашкан поселокның ничек яшәве, Саврушка елгасына тоташучы чишмәне төзекләндерү, шәхси ярдәмче хуҗалык хисабына поселокның үсүе, мәдәният учагы урынына җирле фермерның өен кулланып, бәйрәмнәрне ничек үткәрүләре турында без газетада язганыбыз бар инде. Авылда үткәрелгән һәр бәйрәмнең оештыручысы да, сәнгать җитәкчесе дә - Светлана Гулякова. Бу юлы да фермер Гуляковада оештырылган очрашуга зарялылар алдан ук әзерләнделәр. Район кунакларын ипи-тоз белән каршы алдылар.


Иркен зал стеналарында поселок тарихы, аның кешеләре турында сөйләүче стендлар урнаштырылган иде. Фоторәсемнәрдә поселок активы оештырган шимбә өмәләре, күңелле чаралар мизгелләре чагылдырылган. Поселок балаларының иҗаты - клуб макеты (Заряда ул тизрәк булсын иде), юллар рәсеме тәкъдим ителде. Кунаклар авыл балалары ясаган, бәйләгән, теккән әйберләрдән торган күргәзмә белән таныштылар, инсценировкалар карадылар, җырлар тыңладылар.


-Без бик тату яшибез,-диде Светлана Васильевна. -Монда халык бик актив. Теләсә нинди башлангычны күтәреп алалар, аны тормышка ашырырга ярдәм итәләр...


Авыл халкы белән җитди сөйләшү башланды.


-Кешеләрнең яхшырак яшәргә омтылуларын карап торуы күңелле,-дип әйтте Юныс Гыйляҗевич. -Район үзәгеннән ерак яшәсәләр дә, алар тормыштан калышмыйлар. Бу күренеп, сизелеп тора.


Әлеге авыл халкы төп проблемаларның берсен-суүткәргеч булмауны үзләре хәл иткәннәр: җирне бораулап, индивидуаль су тәэмин иткеч ясаганнар. Күп кенә кечкенә торак пунктлардагы кебек үк, монда да олы юлга кадәр юл булмау зур проблема тудыра. Монда мәдәният учагы, медпункт, кибет юк. Әмма кешеләрдә матур яшәү, балаларны яхшы шартларда үстерү теләге зур. Моның өчен алар мөмкин булганның барысын да эшлиләр, шәхси хуҗалыкларын үстерәләр. Һәр йортта өчәр-дүртәр сыер асрыйлар. Халык актив рәвештә сөт тапшыра. Әлбәттә инде, язын-көзен сөт җыючы бик килеп йөри алмый. Узган елда зарялылар сөт заводына 55 тонна сөт тапшырганнар.


Очрашу барышында поселок тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Тимофеев поселокны төзекләндерү мәсьләләренә тукталды-урамнардан сафтан чыккан техниканы алырга, терлекләрнең иркенләп утлап йөрүен тыярга киңәш итте. Ул яз көне буа төзергә вәгъдә бирде, чөнки Заря буйлап аккан елга бик тә саеккан. Берәр хәл була калса, су юк. Клуб төзү турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Әлеге мәсьәләләрне халык җыенында сайлап куелган староста Алексей Гуляков һәм очрашуда катнашкан депутат Валерий Николаев аша хәл итәргә телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев