Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лаеклы хезмәткәрләр хөрмәтләнде

Район Мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булып үтте. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә бу көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, алдынгы игенчеләр җыелды. Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Камил Гилманов ачты. -Район авыл хуҗалыгы өчен үткән ел катлаулы булды, - дип әйтте ул. - Шуңа да карамастан, район хезмәтчәннәре үз алларына куелган...

Район Мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булып үтте.


Үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә бу көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, алдынгы игенчеләр җыелды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Камил Гилманов ачты.
-Район авыл хуҗалыгы өчен үткән ел катлаулы булды, - дип әйтте ул. - Шуңа да карамастан, район хезмәтчәннәре үз алларына куелган бурычны үтәделәр - терлекләр санын киметмәделәр, мул уңыш алдылар. Боларның барысы да гади хезмәтчәннәребез, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең тырышлыгы бәрабәренә ирешелде. Камил Камалович фидакарь хезмәтләре өчен игенчеләргә, ферма эшчәннәренә рәхмәтен белдерде. Һәм аларның иң яхшыларын билгеләп үтте. Тантанада катнашучыларның көчле алкышларына кушылып, район җитәкчесе "Аксу Агро" ООО агрофирмасы генераль директоры Вәлиҗан Җәләлетдиновка, "АЛТЭКС" агрофирмасы механизаторы Ильяс Волковка, "Производство предприятиесе" ООО пешерүчесе Елена Архиповага, "Колос" ООО механизаторы Сергей Ивановка Мактау грамотасы тапшырды. "Аксу Агро" ООО токаре Минсәлих Мотыйгуллин, "ВАМИН Аксу" агрофирмасы сыер савучысы Рушания Гайфуллина, "Аксубай Продкорпорациясе" терлекчесе Светлана Кузьмина район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Аксубай районы хезмәтчәннәре турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтте. Аларны республика җитәкчелеге һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы исеменнән тәбрикләп, яңа хезмәт уңышлары теләде. Нәҗип Хаҗипов УСХиПның механизация буенча киңәшчесе Александр Горбуновны халык хуҗалыгындагы озак еллык һәм фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "ВАМИН Аксу" агрофирмасының "Сөнчәле" бүлеге комбайнчысы Газинур Гимранов, "Аксу Агро" һәм "Актай" агрофирмалары механизаторлары Минвәгыйз Ризванов һәм Анатолий Тюрин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр, "ВАМИН Аксу" агрофирмасы механизаторы Рәмис Хөснетдинов, "Алтэкс" агрофирмасының бозау караучысы Алсу Әхмәтшина, "Аксубай Продкорпорациясе" шоферы Айнур Гинятуллин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алдылар.
Тантаналы чарада шулай ук инвесторлар вәкилләре дә катнашты. "Агро инвест" идарә итү компаниясе җитәкчесе урынбасары Наил Шарапов залда утыручыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул «Агро-инвест» предприятиесе филиалы бозау караучысы Руфия Яруллинага, механизатор Александр Карповка һәм зоотехник-селекционер Марат Зәйнуллинга бүләкләр тапшырды. "Просто молоко" идарә итү компаниясенең агросәнәгать комплексы урынбасары Илнар Сөләйманов, "ВАМИН Аксу" агрофирмасы компаниядә иң яхшылардан санала һәм ул тотрыклылык үрнәге була ала. Агрофирманың иң яхшы хезмәткәрләре арасында ул"Октябрь" бүлегенең башкарма директоры Рәдиф Канәфинны, үзәк база механизаторы Николай Симаковны, "Карасу" бүлеге механизаторы Алексей Башатовны, Ленин исемендәге бүлекнең ветеринария табибы Илнур Сәгыйтовны, "Октябрь" бүлеге сыер савучысы Рушания Гайфуллинаны билгеләп үтте.
Район хезмәтчәннәре белән очрашуга "Рацин" ГУП генераль директоры урынбасары Илдар Гарифуллин да килгән иде. Төп предприятие җитәкчелегенең Рәхмәт хатын ул товарлыклы-сөтчелек комплексы мөдире Фәнил Мәгыйзовка тапшырды. "Алтэкс" ООО механизаторы Рафаэль Сафиуллинны да инвестор яхшы яктан билгеләп үтте.
Рәсми чыгышлар һәм бүләкләүләр күңелгә үтеп керерлек җырлар белән үрелеп барды. Аудитория район артистлары һәм район Мәдәният йортының яшь сәләтләре чыгышын алкышларга күмде, алдынгы игенчеләр өчен куанды.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев