Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кышлату чорына әзер

"ВАМИН-Аксу" ООО ның Ленин исемендәге бүлегендә терлекләрне кышлатуга яхшы хәзерләнгәннәр. Үткән җәйдә бүлектә күп эшләр башкарылган. Ленин исемендәге бүлекнең башкарма директоры Рәшит Сабиров сүзләренә караганда, сөт ташлаган 100 баш сыерлар өчен ферма бинасы үзгәртеп корылып файдалануга тапшырылган. Башка корпусларда агымдагы ремонт ясалган, яңа кардалар төзелгән, булганнары ремонтланган. Шуны билгеләп үтәргә...

"ВАМИН-Аксу" ООО ның Ленин исемендәге бүлегендә терлекләрне кышлатуга яхшы хәзерләнгәннәр.


Үткән җәйдә бүлектә күп эшләр башкарылган. Ленин исемендәге бүлекнең башкарма директоры Рәшит Сабиров сүзләренә караганда, сөт ташлаган 100 баш сыерлар өчен ферма бинасы үзгәртеп корылып файдалануга тапшырылган. Башка корпусларда агымдагы ремонт ясалган, яңа кардалар төзелгән, булганнары ремонтланган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кардаларда тупланган тиресне бульдозер белән бер өемгә төрттереп куйганнар һәм туңдыру белән ул парга калдырылган сөрү җирләренә чыгарылачак. Рәшит Сабиров билгеләп үткәнчә, әлеге барлык эшләрне башкаруда төп ярдәмне генераль директор Искәндәр Зәйдуллин җитәкчелегендәге "ВАМИН-Аксу" ООО күрсәткән.
Бүген бүлектә 843 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 289 ы-савым сыерлары. Уртача тәүлеклек савым 2,5 тонна тәшкил итә. Бер сыер уртача 10-11 литр сөт бирә. Яхшы сөт җитештерү факторларының берсе - төп көтүне таналар белән яңарту. Ел башыннан биредә ике таналар төркемен әзерләгәннәр, ә бу 100 баштан артык. Тагын 100 баш тана киләсе елның гыйнварында төп көтүгә кушу өчен әзерләнә. Таналарның беренче төркемен савымчы Наталья Исмуллина тәрбияли. Ул бер сыердан тәүлегенә уртача 14 литр сөт савып ала. Үзенең кул астында булган 52 баш сөтлебикәдән көненә 780-790 литр сөт савып ала ул. Икенче төркем һәр көнне 560-600 литр сөт бирә. Монда Роза Паирова җаваплы. Савымчылар Ольга Пенькова, Марина Чентаева, Алла Сидерякова, Татьяна Шакурова, Светлана Тимочкинаның да нәтиҗәләре яхшы.
Терлекче Андрей Пикушев, машина белән саву операторы Шухрат Шакуров, ПСН операторлары Владимир Федоров һәм Алексей Паиров, бозау караучылар Сирень һәм Вахит Галиевлар, бозаулату бүлеге савымчылары Елизавета Ядаринова, "ДеЛаваль" азык өләшкеченә идарә итүче механизаторлар Рамил Камалетдинов, тирес төяү һәм чыгару белән мәшгуль булган Юрий Охотников, Илшат Сөнгатуллин да терлекчелек продукциясе алуга үзләреннән саллы өлеш кертәләр.
Бүлек җитәкчелеге сүзләренә караганда Андрей Мадюков таналарны төп көтүгә чыгаруга хәзерләүдә тырышып эшли. Ветеринария табибы Рәис Хөснуллин шәхси вакыты белән исәпләшмичә хезмәт куя. Аның тырышлыгы белән сыерларның мастит авыруы белән авыруы кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев