Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кышкыга запас әзерләделәр

Шимбә көнне район үзәгендә район мәктәпләре катнашында традицион көзге ярминкә үтте. Үзәк мәйданда иртәдән үк бистә халкын сәүдә рәтләренә чакырып моң агылды. 20 белем бирү учреждениесе вәкилләре биредә үзләре җитештергән продукция белән сәүдә иттеләр. Авыл мәктәпләре, Аксубай лицее һәм 88 нче һөнәри лицей яшелчәләрнең киң ассортиментын - кәбестә, аш чөгендере,...

Шимбә көнне район үзәгендә район мәктәпләре катнашында традицион көзге ярминкә үтте.


Үзәк мәйданда иртәдән үк бистә халкын сәүдә рәтләренә чакырып моң агылды.
20 белем бирү учреждениесе вәкилләре биредә үзләре җитештергән продукция белән сәүдә иттеләр. Авыл мәктәпләре, Аксубай лицее һәм 88 нче һөнәри лицей яшелчәләрнең киң ассортиментын - кәбестә, аш чөгендере, кишер, ташкабак, кабак һ.б. яшелчәләрне түбән бәядән тәкъдим иттеләр. Кышкыга әзерләнергә өлгермәгәннәр өчен бу менә дигән мөмкинлек булды. Район үзәге халкы әлеге мөмкинлектән рәхәтләнеп файдаландылар, белем бирү учреждениеләре тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продукциясен теләп сатып алдылар. Әлеге яшелчәләр, нигездә мәктәп яны участокларында производство бригадалары тарафыннан үстерелгән. Артып калган продукцияне сату мәктәпкә күпмедер күләмдә булса да табыш китерәчәк. Ярминкәнең ике як өчен дә - сатучыларга да, сатып алучыларга да файдасы бар.
Районның үзешчән артистлары исә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашучыларны актив хупладылар. Үзәк мәйдандагы сәхнәдә чыгыш ясаган Евгений Копанев җитәкчелегендәге "На завалинке", "Деревенька" (Беловка авыл мәдәният йорты, җитәкчесе Тамара Андреева) вокаль ансамбльләре һәм аерым башкаручылар үзләренең җырлары белән шатландырдылар.
Район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге урынбасары Гөлнур Идиятова белән бергә сәүдә рәтләре буйлап карап үткәннән соң, белем бирү учреждениеләре тәкъдим иткән продукцияләр ассортиментына югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев