Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыш җитте

Карлы-буранлы кыш та килеп җитте. Районда һәм район үзәгендә юлларны кардан чистартуны кем тәэмин итәр соң? Әлеге эш белән ике оешма шөгыльләнә, өстәвенә аларның вәкаләтләре анык бүленгән - "Татавтодор" ААҖнең Аксубай филиалы авылларга кадәр юлларны (торак пунктлар эченнән түгел) кардан чистартса, "Мелиоратор" ҖЧҖ - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен. Авылларда урамнарны...

Карлы-буранлы кыш та килеп җитте.


Районда һәм район үзәгендә юлларны кардан чистартуны кем тәэмин итәр соң? Әлеге эш белән ике оешма шөгыльләнә, өстәвенә аларның вәкаләтләре анык бүленгән - "Татавтодор" ААҖнең Аксубай филиалы авылларга кадәр юлларны (торак пунктлар эченнән түгел) кардан чистартса, "Мелиоратор" ҖЧҖ - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен. Авылларда урамнарны кардан арындыру - авыл җирлекләре вәкаләтендә.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Леонид Жуков, район үзәгендә кар чистартуга "Мелиоратор" ҖЧҖнең ике МТЗ тракторы, төягеч һәм КамАЗ машинасы җәлеп ителгән, дип аңлатты.

-Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе тракторы да ярдәмгә чыга. Парклардагы юллар кул белән чистартыла, - дип шәрехләде Леонид Жуков.

Карның күпләп төшүе, әлбәттә инде, мәшәкать тудыра. Әмма барлык урамнарны да, үтеп йөрерлек булсын өчен, күпләп яуган кардан бер үк вакытта чистарту мөмкин түгел.

Аксубай урамнарын кардан чистарту мәсьәләләре буенча 2-75-82, 2-74-81 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Район юлчыларына хәтта иң күп карлы кыш та - проблема түгел. "Татавтодор" ААҖнең Аксубай филиалы техникасы юлларны беренче күпләп яуган кардан чистартуга шунда ук кереште. Монда эш ике сменада оештырылган.

-Бездә бу эшкә кар чистартуга яраклаштырылган 7 юл машинасы, 4 МТЗ, 3 автогрейдер, 2 төягеч, К-700, "Урал" базасында шнекоротор җәлеп ителгән, - дип сөйли юл участогы директоры Фәнис Сафин.

Карлы кыш саф һавада йөрергә яратучылар өчен әкияти ел фасылы булса да, урамнарны һәм юлларны автомобильләр һәм җәяүлеләр үтеп йөрерлек итеп кардан чистартуны тәэмин итүчеләр өчен киеренке чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев