Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыш бабай музейга килгән

Кичә районның туган якны өйрәнү музеенда Яңа елга багышланган күргәзмә ачылды һәм беренче бәйрәм тамашасы үткәрелде. Музей хезмәткәрләре «Урманда Яңа ел» экспозициясен төзеделәр, анда төрле утлар белән бизәлгән чыршы янында яңа ел могҗизасын көтеп тын калган кошлар, җәнлекләр бала-чагаларның чыршы тирәсендә җыелу көнен түземсезләнеп көтәләр сыман. Кыш бабай белән Кар...

Кичә районның туган якны өйрәнү музеенда Яңа елга багышланган күргәзмә ачылды һәм беренче бәйрәм тамашасы үткәрелде.


Музей хезмәткәрләре «Урманда Яңа ел» экспозициясен төзеделәр, анда төрле утлар белән бизәлгән чыршы янында яңа ел могҗизасын көтеп тын калган кошлар, җәнлекләр бала-чагаларның чыршы тирәсендә җыелу көнен түземсезләнеп көтәләр сыман. Кыш бабай белән Кар кызы өчен дә быел беренче тукталыш музейда булачак. Ә балалар өчен Яңа ел бәйрәменә кадәр рәсемнәр һәм кулдан ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырылган. Музей барлык мәктәп укучыларын конкурста һәм Яңа ел тамашасында катнашуларга чакырып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев