Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыр табыны

Аксубай районында Гражданнар оборонасы көнен үзәк мәйданда кыр ашханәсе оештырып билгеләп үттеләр. Ул көнне Аксубай халкы үзәк мәйдан янында бер сафка тезелеп баскан янгын сүндерү машиналарын күреп гаҗәпләнде, өстәвенә үзәктә тәгәрмәчле кыр ашханәсенең миченнән сыек кына төтен дә күтәрелә иде. Биредә һәр үтеп баручыны кайнар чәй һәм белен белән сыйладылар....

Аксубай районында Гражданнар оборонасы көнен үзәк мәйданда кыр ашханәсе оештырып билгеләп үттеләр.


Ул көнне Аксубай халкы үзәк мәйдан янында бер сафка тезелеп баскан янгын сүндерү машиналарын күреп гаҗәпләнде, өстәвенә үзәктә тәгәрмәчле кыр ашханәсенең миченнән сыек кына төтен дә күтәрелә иде. Биредә һәр үтеп баручыны кайнар чәй һәм белен белән сыйладылар.

Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе - район башлыгының гражданнар оборонасы буенча урынбасары Әхтәм Насретдинов һәм ТРның ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгының ГО өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең баш консультанты Александр Башкиров үтеп баручыларга гражданнар оборонасы системасы турында сөйләп, аларны табын янына чакырдылар.

Без дә төрле буын вәкилләреннән гражданнар оборонасы турында нәрсәләр белүләрен сораштык.
- Ул гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләр иминлеген тәэмин итү, - дип җавап бирде Аксубайда яшәүче пенсионер Федор Васюткин.
- Безгә мәктәптә гражданнар оборонасы - ул сугыш һәм табигый бәла-казалар вакытында кешеләрне тыныч районнарга эвакуацияләү дип өйрәттеләр, - дип берсен-берсе бүлдереп әйтеп калырга тырыштылар кыр ашханәсе янына килгән мәктәп укучылары.
- Барыннан да элек - бу авария һәм коткару эшләре, сугыш хәрәкәтләре яки җил-давыл, су басуга бәйле куркыныч янау турында хәбәр итү буенча планлы чаралар үткәрү, - дип җавап бирде унҗиде яшьлек Александр.
Тулаем алганда, кешеләр гражданнар оборонасының нәрсә аңлатуын беләләр. Алар районның гражданнар оборонасы хезмәте үзәк мәйданда оештырган күчмә тукландыру пункты белән кызыксынып таныштылар.

- ГО хезмәте сәүдә һәм тукландыруны табигатькә бәйле һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү барышында халыкны азык-төлек һәм башка товарлар, штаттан тыш авария-коткару формированиеләренең шәхси составын тукландыруны оештыра, - дип рапорт бирде Аксубай янгын гарнизоны сагы җитәкчесе, район территориясендә ГО чараларын үткәрүне үз өстенә алган Әхтәм Насретдинов.

Шулай ук, гражданнар оборонасы хезмәтенең, предприятие һәм оешмаларның район халкын һәм аның территориясен саклау буенча әзерлеген тикшерү чаралары еш үткәрелә, дип ассызыклады. Район дәрәҗәсендә 12 гражданнар оборонасы хезмәте, 327 кешене үз эченә алган шәхси состав һәм җәлеп ителгән 64 берәмлек техника белән 23 территориаль штаттан тыш авария-коткару формированиеләре оештырылган һәм эшләп килә.

Кыр ашханәсен район башлыгы Камил Гилманов та тикшерде һәм районның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген республика да һәрдаим күзәтеп тора, дип билгеләп үтте. Шуны әйтеп үтү дә урынлы булыр, февраль аенда гына районда эвакуацияләү мәсьәләләре буенча команда-штаб өйрәнүләре уңышлы үтте. Анда гражданнар оборонасы хезмәтләре, районның штаттан тыш авария-коткару формированиеләре җәлеп ителде, райондагы авыл җирлекләренең эвакуацияләү пунктлары әзерлеге тикшерелде.

Камил Гилманов күчмә кыр ашханәсенең ничек эшләвен шәхсән үзе тикшерде һәм булган 4 казанның 60 секунд эчендә кайнап чыгуын үз күзләре белән күрде, шул ук вакытта анда бер үк вакытта 130 кешегә җитәрлек ризык пешереп булуына инанды. Әлеге ашханәнең бары тик ил-көннәр тыныч булып, тикшерүләр, өйрәнүләр өчен генә эшләвен теләргә дә онытмады.

Аксубайлыларны беленнәр һәм кайнар чәй белән сыйлап, кыр ашханәсе үз эшен тәмамлады, ә янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре октябрь ае дәвамында район мәктәпләрендә булып, гражданнар оборонасының нәрсәне үз эченә алуы, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев