Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Куркыныч гамәл

9 декабрьдә һәр елны Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ришвәтчелекнең тарихы күптәннән яшәп килә, аның тамырлары яхшы эшкә урнашу, әйбәт дәвалану учреждениесенә эләгү, баланы укырга кертү, гомумән, ниндидер эшне алга җибәрү өчен бөтен таныш-белешләрне, югары урыннарда утыручы әшнәләрне эшкә җигүгә барып тоташа. Шулай да 2008 елның 25 декабрендә...

9 декабрьдә һәр елны Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.


Ришвәтчелекнең тарихы күптәннән яшәп килә, аның тамырлары яхшы эшкә урнашу, әйбәт дәвалану учреждениесенә эләгү, баланы укырга кертү, гомумән, ниндидер эшне алга җибәрү өчен бөтен таныш-белешләрне, югары урыннарда утыручы әшнәләрне эшкә җигүгә барып тоташа. Шулай да 2008 елның 25 декабрендә федераль закон кабул ителгәннән соң гына закон чыгаручылар аның төшенчәсен билгели алдылар.

Ришвәт - ул хезмәт вазыйфасыннан файдалану, ришвәт бирү, алу, вәкаләтләрдән явыз ният белән файдалану, кызыктырып сатып алу яки физик затның үз файдасы өчен законга каршы килеп акча, кыйммәтле һәм башка мөлкәтләрне кулга төшерү яки өченче затларны да моңа җәлеп итүе, шулай ук юридик һәм башка затлар исеменнән законга каршы булган шундый башка гамәлләр кылу.

Аксубай муниципаль районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Илдус Хәйруллин:
Әгәр кеше матди яки матди булмаган файда алу максатларында үзенең яки башка кешенең вазыйфаи торышыннан законсыз рәвештә файдалануда катнаша икән - ул ришвәтчелеккә каршы система өлешен тәшкил итә. Бу ямьсез күренеш законнар өстенлек итү турындагы принципның җимерелүенә китерә, сәяси тотрыклылык, социаль бердәмлекнең нигезен какшата, игътисади үсешкә аяк чала. Ришвәтчелеккә чик куюда уңышларга ирешү өчен гомуммилли мәдәниятнең, ягъни бөтен кешелекнең аңа каршы торуы кирәк.

Район прокуратурасында коррупцион хокук бозуларны ачыклау, кисәтү буенча даими эш алып барыла. Ришвәтчелек гамәлләрен кисәтү буенча нәтиҗәле эшне бары тик районның хокук саклау органнарының җирле үзидарә органнары һәм җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә булуы гына тәэмин итә. Районның хокук саклау органнары эше шулай ук ришвәтчелек куркынычы зур булган эшчәнлек тармакларында коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау һәм аларга аяк чалуга юнәлдерелгән.
2014 елның унбер аенда ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендәге канун үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә район прокуратурасы тарафыннан хокук бозуның 87 очрагы ачыкланган, 62 эш тәкъдим ителгән (70 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган), 5 дәгъва гаризасы судка җибәрелгән, 20 законсыз норматив хокук актына карата ризасызлык белдерелгән, ришвәтчелек факторларына ия 22 норматив хокук акты проектына тискәре нәтиҗә ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев