Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кулланучылар үз хокукларын белергә тиеш

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе укучылар өчен Олимпиада оештырган, анда яшь татарстанлылар кулланучы хокукы системасын белүдә ярыштылар. Сайлап алуның беренче этабында катнашу өчен укучылар иҗади эссе тәкъдим иттеләр. Икенчесендә тест биремнәрен эшләделәр. Соңгысына Татарстаннан 35 укучы үтте. Алар арасында Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы Илзидә Хәйруллина да бар. Соңгы этапта тирән...

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе укучылар өчен Олимпиада оештырган, анда яшь татарстанлылар кулланучы хокукы системасын белүдә ярыштылар.


Сайлап алуның беренче этабында катнашу өчен укучылар иҗади эссе тәкъдим иттеләр. Икенчесендә тест биремнәрен эшләделәр. Соңгысына Татарстаннан 35 укучы үтте. Алар арасында Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы Илзидә Хәйруллина да бар.


Соңгы этапта тирән белем күрсәтүче һәркем игътибарсыз калмады. Илзидә Хәйруллина "Үҗәтлек һәм җиңүгә омтылу өчен" номинациясендә җиңүче булды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының эчке базарын координацияләү һәм үсеш бүлеге начальнигы Илнар Тимриев аны җиңүе белән тәбрикләде һәм бүләк тапшырды.


-"Чемпионкага" җиңү юлын "тренеры", тарих укытучысы Рамил Сөйләйманов ачкан,-дип әйтте Илнар Хәсәнша улы. Ул Илзидәгә ирешкәннәр белән генә чикләнмичә, яңадан-яңа үрләр яулавын теләде, шундый чараларда катнашу ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әйләнер, дигән өметен белдерде.


Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменнән район башлыгы Камил Гилманов укытучылар Рамил Сөләймановка һәм Надежда Панюковага хезмәттәшлек, Олимпиада үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев