Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кулланучылар хокукы күзәтү астында

Инвалидлар ункөнлегендә Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очраштылар. Мәктәпләрдә, Федоровка инвалидлар йортында, күчмә консультацияләрдә очрашулар оештырылды. Аңлашылганча, өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның кайбер сатучыларга карата шикаятьләре бар. Мисалга, электр җиһазларын аларга алдан тикшерү үткәрмичә генә саталар. Берәр җитешсезлек килеп чыкканда, сатучылар товарны теләп кабул итмиләр, тупаслык күрсәтелә. Дәүләт...

Инвалидлар ункөнлегендә Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очраштылар.


Мәктәпләрдә, Федоровка инвалидлар йортында, күчмә консультацияләрдә очрашулар оештырылды. Аңлашылганча, өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның кайбер сатучыларга карата шикаятьләре бар. Мисалга, электр җиһазларын аларга алдан тикшерү үткәрмичә генә саталар. Берәр җитешсезлек килеп чыкканда, сатучылар товарны теләп кабул итмиләр, тупаслык күрсәтелә. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгеч-эксперты Госман Билалов эшмәкәрләр белән әңгәмәләр, Аксубай базарында тикшерү рейдлары үткәрде, инвалидларга товарны ташламалы бәядән сатарга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев