Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кулга-кул тотынып

Аксубайда Халыклар бердәмлеге көне районның төп сәхнәсендә оештырылган зур концерт белән билгеләп үтелде. Район яшьләре милли костюмнарга киенеп, Татарстанда яшәүчеләрнең һәм безнең район халкының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырган зур түгәрәккә төзелеп, Наилә Мартынова башкаруындагы "Безнең Татарстан" җыры астында тантаналы кичәне ачып җибәрделәр. Район башлыгы Камил Гильманов аксубайлыларга бәйрәмнең килеп чыгу...

Аксубайда Халыклар бердәмлеге көне районның төп сәхнәсендә оештырылган зур концерт белән билгеләп үтелде.


Район яшьләре милли костюмнарга киенеп, Татарстанда яшәүчеләрнең һәм безнең район халкының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырган зур түгәрәккә төзелеп, Наилә Мартынова башкаруындагы "Безнең Татарстан" җыры астында тантаналы кичәне ачып җибәрделәр. Район башлыгы Камил Гильманов аксубайлыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында бәян итте. Аның тарихы 1612 елга барып тоташа - анда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат иткән вакыйгалар сурәтләнә.

Камил Гильманов ул чорда башка аяныч хәлләрнең дә күп булуы турында искә төшереп үтте. Безнең район да Советлар Союзын җимерергә омтылыш ясауны, авыр үзгәртеп кору елларын үзендә тойды - барысы да җимерелде. Бүгенге көндә күп нәрсә ныгый, аякка баса - кешеләр яңарталар, төзиләр, сайлауларга баралар, хакимияткә ышаналар - аксубайлылар моны күптән түгел гөрләп узган сайлауларда күрсәттеләр.


- Россия халкы - бер кулның биш бармагы кебек. Бармаклар бер йодрыкта булганда, без бердәм һәм көчле. Иң мөһиме, аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын, - дип йомгак ясады үзенең сәламләү сүзен район башлыгы. Халыклар бердәмлеге көнендә районның ундүрт яшьлек гражданнарына Россия Федерациясе паспорты бирү күркәм гадәткә әверелде. Мондый истәлекле көн белән районның яшь гражданнарын РФ УФМСның ТР Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Фәретдин Шәязданов котлады.

- Тышына алтын герб ясалган бу китапчыкка сезнең исемнәрегез - Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары, Бөек Хакимият гражданнары исемнәре төшерелгән, - дип әйтте ул.
Паспорт алучы яшь гражданнар тулысынча Россия паспортының ни дәрәҗәдә югары әһәмияткә ия икәнен аңласыннар өчен - ул Кырымга сәяхәте турында сөйләде, анда ул хәзер Россия гражданнары булган кешеләргә паспортлар тапшыруда катнашкан.

- Ул карашны, ул хис-кичерешләрне, аеруча Украинаның өлкән кешеләре тойгыларын әйтеп бетергесез... Безнең гербны, флагны, Президент портретын күреп, кешеләр елаштылар, "Без үзебезнең өйдә - Россиядә", - диделәр. Россиядә, Татарстанда яшәвегез, эш һәм уку урыннарыгызны сайлау хокукларына ия була алуыгыз белән горурланыгыз, - дип киңәш итте яшь гражданнарга Фәретдин Шәязданов.

Тантаналы өлештән соң сәхнә түренә үзешчән артистлар чыкты. Бу вакытта образларның күплегеннән, репертуар һәм жанрлар төрлелегеннән баш әйләнде. Солистлар да, биючеләр дә, конферансье да, баянчылар да чыгыш ясады. Сәхнәдә рус, татар, чуаш биюләре, көйләре, җырлары яңгырады, кече яшьтәге балалар йөрәккә үтеп керерлек итеп шигырь укыдылар - алар район, республика, Россия хакимияте киләчәге. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район сәхнәсендә үткәрелгән кичәдә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур урынны сугыш темасына багышланган җырлар һәм шигырьләр алып торды.


Алып баручы Ольга Копонева тарафыннан Аксубайдагы хәзерге вакытта исән булган Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның исемлеге укылды.

"Татмедиа" ААҖ филиалы тыл һәм фронт сызыкларында җиңү яулаган аксубайлылар турында авторлык фото-фильм презентациясен әзерләде - анда район үзәгендә берничә ел дәвамында ветераннарга багышлап оештырган вакыйгалар хроникасы күрсәтелде

.

- Без Россиядә яшибез, күп эшлибез, укыйбыз, балалар үстерәбез һәм тәрбиялибез, өлкәннәрне карыйбыз, без бердәм, без бергә, без Россия гражданнары,- дип билгеләп узды бәйрәмнең алып баручысы. Бәйрәмнең финал өлешендә "Россия, алга!" көе астында барлык артистлар сәхнә түренә чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев