Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Куаклар утырттылар

Узган шимбәдә районда "Бердәм куак утырту көне" акциясе үткәрелде. Салкын, карлы-яңгырлы һава торышыннан соң бу көнне табигать тә күпкә ямьлерәк булып китте.. Куаклар утырту шимбәсенә район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре җыелды. Үсентеләрне Аксубай, Ибрай, Чабаксар участок лесничестволары питомниклары тәкъдим итте. "Яшел чара"да катнашучылар өчен иртәнге сәгать сигездә үк төрле төр...

Узган шимбәдә районда "Бердәм куак утырту көне" акциясе үткәрелде.


Салкын, карлы-яңгырлы һава торышыннан соң бу көнне табигать тә күпкә ямьлерәк булып китте.. Куаклар утырту шимбәсенә район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре җыелды. Үсентеләрне Аксубай, Ибрай, Чабаксар участок лесничестволары питомниклары тәкъдим итте. "Яшел чара"да катнашучылар өчен иртәнге сәгать сигездә үк төрле төр үсентеләр китерелде. Болар: чыршы, нарат, пирамида сыман тирәк, спирея, сәрви, миләш куаклары. Республика акциясен район үзәк хастаханәсе, район башкарма комитеты, 3 нче Аксубай урта мәктәбе, мировой суд, хәрби комиссариат, газ участогы һәм район үзәгенең башка оешма һәм предприятие хезмәткәрләре актив хупладылар (2012 елның көзендә яңа аллеяда һәм үзләренең оешмалары территориясендә ныгып китә алмаган куаклар урынына яңаларын утырттылар). Шулай ук Яңа Аксубай, Иске Ильдеряк, башка авыл җирлекләре, "Аксу Агро" агрофирмасы территорияләрендә дә яңа үсентеләр пәйда булды.

Куаклар утырту чарасында 220дән артык кеше катнашты, төрле төрдәге 1570 үсенте утыртылды.

Аксубай лесничествосы хезмәткәрләре Ташлы чокыр чишмәсе территориясендә эшләделәр. Еллар үтү белән чишмәнең чын бакчага әверелеп яшеллеккә күмелеп утыруын күз алдына китерергә була. Чишмә тирәсендә зур булып үсә торган европа чыршылары үсентеләре яшелләнеп утыра инде. Койма буйларында-наратлар, эчтәрәк кызыл миләш, алмагач, сәрви, спирея куаклары тамыр җәйгән. Чокыр артында да тулы бер ылыслы урман шаулап утыра. Әмма аларның барысы да тәрбия сорый. Аксубай лесничествосы хезмәткәрләре язын-көзен аларны тәрбиялиләр. Ныкланып китә алмаган, корыган үсентеләр урынына яңаларын утырталар. Без килгәндә Аксубай лесничествосы хезмәткәрләре нәкъ менә шул эш белән шөгыльләнәләр дә иде. Куак үсентеләре дымны тиешле дәрәҗәдә алсыннар өчен, хатын-кызлар аларга туйганчы су сиптеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев