Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күрсәткечләр иң яхшысы

Бүген «ВАМИН-Аксу» ООО ның «Түбән Баланда» бүлегендә бер сыердан уртача унбер литрдан артык сөт савып алалар. Бу районда савым буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Биредә әлеге нәтиҗәләрне барыннан да элек савым көтүен бер типта ашатуга күчерү белән бәйлиләр: рационның утыз процентын-яшел масса, калган өлешен сенаж, фураж, биоөстәмәләр һ.б. алып тора....

Бүген «ВАМИН-Аксу» ООО ның «Түбән Баланда» бүлегендә бер сыердан уртача унбер литрдан артык сөт савып алалар.


Бу районда савым буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Биредә әлеге нәтиҗәләрне барыннан да элек савым көтүен бер типта ашатуга күчерү белән бәйлиләр: рационның утыз процентын-яшел масса, калган өлешен сенаж, фураж, биоөстәмәләр һ.б. алып тора.
Без Түбән Баланданың товарлыклы-сөтчелек фермасына килгәндә, аның территориясендә кеше күп иде, корпуслар янына машина белән Яңа Думадан Түбән Баландага сыер саварга килгән савымчы хатын-кызлар бригадасы килде. -Бездә ике бригада эшли. Берсе-түбәнбаландалылар, икенчесе-думалылар. Ике бригада савымчылары да җаваплы, хезмәт сөючән хатын-кызлар,-дип сөйли ферма мөдире Любовь Башатова.-Болар думалылар-Илүзә Сәгыйрова, Раилә Раузетдинова, Фәрбизә Исхакова, Дания Нургалиева, Сәгадәт Вафина. Ә аларны бирегә шофер Ирек Мирзин алып килә. Менә инде икенче ел рәттән, теләсә нинди һава торышында да көненә ике тапкыр алар савымга киләләр, графикны бер генә тапкыр да өзгәннәре юк. Шулай ук Түбән Баланда савымчылары Татьяна Проглядо, Мария Мартынова, Лидия Копанева, Ольга Юмаеваны да билгеләп үтми булмый.
Бүлектә савымны арттыруда төп көтүгә тана сыерларны кертү дә роль уйнаган. Бу-бүлек горурлыгы, чөнки аларны хуҗалыкта үзләре үстерделәр. Гаҗәп тә түгел-монда бары тик үз эшләренә җаваплы кешеләр хезмәт куя.
Яңа туган бозау беренче булып бозаулату бүлеге хезмәткәре Ирина Анищенко кулына эләгә, ул аларга беренче ун көндә тәрбия күрсәткәннән соң, салкын алым белән асрау корпусына озата. Биредә ике ай дәвамында бозауларны Надежда Щекина һәм Денис Воронин, ә ярты елга кадәр ирле-хатынлы Ольга һәм Николай Борисовлар тәрбияли. Ә бер елга кадәр бозаулар Шәрифҗан Нургатин һәм Фәиз Шәйдуллинга беркетелгән. Любовь Башатова билгеләп үткәнчә, монда даими артым күзәтелә, бозаулар үлеменә юл куелмый. Терлекчеләр Илья Муллин, Александр Анищенко, Фәиз Закиров, Илшат Закиров тырышып хезмәт куялар. Ә лаеклы хезмәт хакы эшкә энтузиазм өсти. Түбәнбаландалылар - хезмәт сөючән халык. Бу турыда авыл мәдәният учагында оештырылган чараларда район башлыгы Камил Гилманов күптапкыр билгеләп үтте.
Фактлар үзләре турында үзләре сөйли: авыр, совхозлар, колхозлар таралган заманда да биредә күрше, халык телендә Хохлы дип йөртелгән торак пунктта эшләп килгән ферма бер генә көн дә ябылып тормый. Хәтта фермада өч ел буена ут булмый торса да, хезмәт хакы турында сөйләп торасы да юк, сыерларны саумый калдырмыйлар.
Менә шуның өчен баландалылар бүген үзләрендә ачылган заманча корпуска да, «ВАМИН-Аксу» җитәкчесе Искәндәр Зәйдуллинның, бүлек управляющие Иршат Ханифовның, агрофирма белгечләренең яхшы мөнәсәбәтенә шатланып бетә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев