Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

КПРФтан актуаль мәсьәләләр

Аксубайда Хафиз Миргалимов эш сәфәре белән булып китте. Хафиз Гаяз улы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә Комитеты рәисе урынбасары. -Партиянең өстенлекле бурычы - "Сугыш чоры балалары" программасын яклау, - дип әйтте Хафиз Гаяз улы җирлек башлыклары белән очрашу...

Аксубайда Хафиз Миргалимов эш сәфәре белән булып китте.



Хафиз Гаяз улы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә Комитеты рәисе урынбасары.


-Партиянең өстенлекле бурычы - "Сугыш чоры балалары" программасын яклау, - дип әйтте Хафиз Гаяз улы җирлек башлыклары белән очрашу барышында. - Шулай ук Президент программаларының урыннарда ничек эшләвен игътибарсыз калдырмаячакбыз.


Безнең районга килгәндә, Хафиз Миргалимов Иске Кыязлы мәдәният йортына капиталь ремонт ясау проблемасын хәл итәргә планлаштыра.


Шулай ук киләсе сайлауларга бәйле мәсьәләләр дә тикшерелде. Очрашу партиянең актив тарафдарларына «Октябрь революциясенең 90 еллыгы" медален тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев