Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күп эшләр башкардык

Авыл кешеләре яратып һәм көтеп алган Сабантуй бәйрәме алдыннан без район башлыгы Камил Гилманов белән очраштык. Сүз авыл хуҗалыгы формированиеләренең уңышлары, районның икътисадый казанышлары һәм киләчәккә бурычлар турында барды. -Камил Камалович, Сабантуй бәйрәме-ул язгы кыр эшләренә һәм терлекләрне кышлату чорына йомгак ясау вакыты. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре быел йөкләнгән бурычларны...

Авыл кешеләре яратып һәм көтеп алган Сабантуй бәйрәме алдыннан без район башлыгы Камил Гилманов белән очраштык.


Сүз авыл хуҗалыгы формированиеләренең уңышлары, районның икътисадый казанышлары һәм киләчәккә бурычлар турында барды.
-Камил Камалович, Сабантуй бәйрәме-ул язгы кыр эшләренә һәм терлекләрне кышлату чорына йомгак ясау вакыты. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре быел йөкләнгән бурычларны ничек үтәделәр?
-2011-2012 ел тулаем алганда безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уңышлы булды. Без терлекчелектә тамырдан үзгәрешләргә ирештек, язгы чәчүне республикада беренчеләрдән булып төгәлләдек, чөнки язгы кыр эшләрен иртә срокларда башладык. Иң элек кар эреп беткән һәм өлгерә башлаган участоклардан файдаландык. Чәчүне барлык агрочараларны да үтәп үткәрдек, шуның бәрабәренә туфракта дым саклауга ирештек. Әлеге уңышка техникаларны үзвакытында әзерләү, механизаторларның, белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең җайга салынган эше уңай йогынты ясады. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә эш ике сменада оештырылды, механизаторлар өчен уңай хезмәт шартлары булдырылды. Әлбәттә инде, көзге культуралар белән проблема булды. Әмма дәвалау чаралары үткәрү һәм яңгырлар яву сәбәпле көзге игеннәр үсеш алды һәм без алардан яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәбез.
Хәзер районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чәчүлекләрне тәрбияләүне актив алып баралар. Шуны билгеләп үтәсем килә, пар участокларыннан тыш, әйтергә кирәк, аларда да шулай ук туфракның уңдырышлы катламын кабат торгызу буенча тиешле агрочаралар алып барыла, районда барлык сөрү җирләре дә чәчелгән. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү эшендә генераль директор Искәндәр Зәйдуллин җитәкчелегендә «ВАМИН- Аксу» агрофирмасы коллективының көйле эшен билгеләп үтәсе килә. Монда камыл өстеннән, икенче төрле әйтсәк, бер нинди эшкәртү үтмәгән туфракка нигездә киң колачлы чәчү техникасыннан файдаланып зур мәйданнарга бөртеклеләр чәчелгән. Шуның хисабына ягулык һәм вакыт экономияләнгән.
Шулай ук «Аксу Агро» ООО игенчеләре дә мактауга лаек. Гендиректор Вәлиҗан Җәлалетдинов җитәкчелегендә агрофирма механизаторлары, белгечләр зур эш күләме башкардылар, Аксуагрочылар туфрак эшкәртүне комплекслы оештырып, кырларны сыйфатлы итеп вакытында чәчтеләр, шуңа алар районда иң яхшысы булып торалар.
«Аксубай Продкорпорациясе» механизаторлары да нәтиҗәле эшләделәр. Әлеге коллективны район авыл хуҗалыгының өлкән хезмәткәрләренең берсе Заһит Ганиев җитәкләде. Монда иске техниканы ремонтлап, эшне ике сменада оештырып, чәчүне иң яхшы агротехник срокларда төгәлләүгә ирештеләр.
Кыязлылар да чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Монда «Алтэкс» агрофирмасын инвестор Алмаз Заһидуллин оештырды. Аның ярдәме белән яңа тракторлар, чәчү комплекслары сатып алынды. Ә башкарма директор Мансур Минебаев җитәкчелегендә язгы кыр эшләре үзвакытында тәмамланды.
Иван Шугаев җитәкчелек иткән «Актай» агрофирмасы хезмәткәрләре дә чәчү комплексын барлык агрочараларны үтәп актив һәм срогында тәмамладылар.
Районда иң үзенчәлеклесе булып Алексей Чукин җитәкләгән «Колос» ООО тора. Быел биредә чәчү эшләре вакытында тәмамланды, шуның өстенә чәчүлек мәйданнары да арткан. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе авылга алга таба яшәү мөмкинлеге бирде.
ПЛ-88 дә үрнәк булып тора, аның директоры Фәрхат Аюпов игенчелеккә аерым игътибар бирә. Әлеге тармакта барлык прогрессив технологияләр һәм яңа техникалар файдаланыла, ә бу яшь белгеч-механизаторлар хәзерләүдә үрнәк алым булып тора. Моннан тыш, биредә уку корпусын капиталь ремонтлау алып барыла. ПЛ-88-район тормышында актив катнашучы уку йорты.
Терлекчелеккә килгәндә, әлеге тармакта без ике ел эчендә терлекләр санын саклап кына калмадык, 2000 башка арттырдык та. Ә бу яңа эш урыннары, хезмәт хакы, салымнар һ.б. Моннан тыш, терлекләрдән артым алу, ит җитештерү дә артты.
Хәзерге вакытта Юрий Седов җитәкчелегендәге җирле май заводы һәр көнне 75-78 тонна сөт кабул итә һәм эшкәртә. Элек мондый хәл күзәтелми иде, бу безнең өчен зур казаныш. Бүген районда сөт югары һәм беренче сорт белән бәяләнә. Терлекчелектәге яхшы нәтиҗәләр-ул бер көнлек кенә эш түгел. Соңгы елларда без иске фермаларны үзгәртеп кордык, яңаларын төзедек, кирәкле техниканы сатып алдык, сөтүткәргечләр, суыту танкерлары урнаштырдык, кул хезмәтен механикалаштырдык. Азыклар сыйфатын күтәрү өчен кирәкле препаратлар, биоөстәмәләр кулланыла. Бүген районда терлекләрне кышкы араннарда асрау чорына азык хәзерләү эшләре алып барыла.
Авыл хуҗалыгындагы уңышларда УСХиП һәм аның начальнигы Хәлил Хәлимовның да аерым хезмәт өлеше бар. Алар механизаторлар, терлекчеләр белән даими укулар, игенчелектә һәм терлекчелектә яңа технологияләр кертү буенча семинарлар үткәрәләр.
Терлекләр санын саклап калу һәм терлекчелек тармагына Сәмигулла Мостафин җитәкчелегендә ветхезмәткәрләр яңалыкларын кертү эшләре дә күз алдында.
Авыл хуҗалыгы аксакалы-«Агрохимсервис» ООО начальнигы Анатолий Савиновны да билгеләп үтәргә кирәк. Аның күпьеллык тәҗрибәсе бәрабәренә әлеге оешма хәзерге вакытка кадәр эшләп килә. Монда районда иң югары хезмәт хакы саклана. «Агрохимсервис» көче белән әче туфракны известьлау алып барыла, шул рәвешле җирнең уңдырышы саклана. Оешма бер сезонда 14 миллион сум бюджет акчасын файдалана.
-Эре агрофирмалар белән беррәттән безнең җирлектә милекчелекнең кече формалары да үсеш ала. Сез аларның эшләре белән кызыксынасызмы? Соңгы вакытта фермаларда нинди алга китеш күзәтелде, шул турыда сөйли алмассызмы?
-Соңгы вакытта җирдә эшләү мактаулы була башлады. Районда КФХ лар елдан-ел күбәя бара. Без район фермерлары ассоциациясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Администрация тарафыннан эш башлаучы һәм көчле фермер хуҗаларына да төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Районда авыл кешеләренә ярдәм йөзеннән игълан ителгән дәүләт программаларыннан да файдаланабыз. Бер ел эчендә хезмәт минимальләштерелгән, җитештерүне арттыру өчен барлык шартлар тудырылган күп кенә гаилә фермалары пәйда булды. Үз эшләренең чын хуҗалары һәм осталары булган КФХ башлыклары-Петр Погодкин, Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Гайфетдин Сыраев, Рәфис Сәгыйров Һ.б.ны билгеләп үтәсе килә.
Шуны әйтәсем килә, милекчелекнең барлык формаларына да район хакимияте тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк, бары тик эшләргә теләкләре генә булсын.
-Авылда производство белән беррәттән, социаль өлкә турында да онытырга ярамый. Бездә йортлар, юллар, башка объектлар төзелә. Быел авыл инфраструктурасында нинди үзгәрешләр көтелә?
-Әлеге юнәлештә районда зур эшләр башкарыла. Без күп кенә федераль һәм республика программаларында катнашабыз, су белән тәэмин итү, юллар төзү, экосистеманы яхшырту һ.б. өчен үзебез средство табабыз. Хәзерге вакытта район үзәгендә ике йортта капремонт алып барыла. Бу эш шулай ук 4 мәктәптә, 2 балалар бакчасында да бара, Иске Тимошкинода яңа ФАП төзелә, Васильевкада да шулай ук яңа ФАП төзү планлаштырылган. Емелькинода яңа клуб төзелеше бара, Яңа Ибрай авыл мәдәният йортына капитал ремонт ясала. Өч шәхси ветераннар йорты файдалануга тапшырылды, тагын 12 фатирлы өч катлы йорт төзелеше алып барыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, без әлеге объектларны безнең төзелеш оешмалары алып барсын өчен тырышабыз. Монда Хәмит Зәйдуллин, Илгизәр Хәмидуллин һәм Илдус Исхаковның төзелеш оешмалары өлеше зур. Районның торак-коммуналь хезмәте дә лаеклы хезмәт куя. Игорь Шугаев җитәкчелегендәге МПП ТКХ район үзәген һәм авылларны су белән тәэмин итү буенча зур эшләр башкара. Моннан тыш, әлеге оешма райондагы барлык хәйрия чараларында катнаша.
Юллар төзү эше планлаштырылган һәм башланды да. Быел яхшы сыйфатлы юллар Пионер, Сидул-Ерыклы, Ямбай, Алексеевка, Федоровка авылларына тоташачак, Тарханкада да эш бара. Фәнис Сафин җитәкчелегендәге «Татавтодорстрой» филиалы коллективы әлеге эшкә үзеннән зур өлеш кертә.
-Сабантуй алдыннан Сезнең район халкына нинди теләкләрегез һәм котлауларыгыз бар?
-Газета аша барлык авыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны бәйрәм белән котлыйм. Бүген район иртәгесе көнгә зур ышаныч белән карый, яхшы икътисадый һәм социаль күрсәткечләргә ирешә. Моның өчен бөтен район халкына да зур рәхмәт. Бар халыкны да традицион район Сабантуена чакырып калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй бәйрәме