Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйм. 15 октябрь көнне булачак Корбан гаетебез, ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылыну, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Корбан чалу-кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге...

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйм.


15 октябрь көнне булачак Корбан гаетебез, ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылыну, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә.
Корбан чалу-кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз.
Бу изге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.
Имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров.
Корбан гаете көнне узачак гыйбадәтләр тәртибе:
Иртәнге намаз-6.00 сәгатьтә.
Гает намазы-8.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев