Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комиссия иң яхшыларны ачыклады

Үткән җомгада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгына нигезләнеп агросәнәгать комплекслары оешмалары арасында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча смотр-конкурс үтте. Әлеге уңайдан районда составына «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика мәгълүмати-хисап үзәге» ТР ГУП директоры урынбасары Алексей Манонин, «Татагролизинг» ААҖ вәкиле Наил Вәлиев, УСХиП...

Үткән җомгада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгына нигезләнеп агросәнәгать комплекслары оешмалары арасында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча смотр-конкурс үтте.


Әлеге уңайдан районда составына «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика мәгълүмати-хисап үзәге» ТР ГУП директоры урынбасары Алексей Манонин, «Татагролизинг» ААҖ вәкиле Наил Вәлиев, УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, УСХиП ның механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультантлары Александр Горбунов, Хизбулла Сөнгатуллин һәм ТР Дәүләт техник карау бүлеге начальнигы Газинур Зәйдуллин кергән комиссия эшләде.
Авыл хуҗалыгы формированияләрендә техниканың әзерлеген тикшерү барышында комиссия иң яхшыларны билгеләде һәм чәчү сезонына әзерлеккә кагылышлы кайбер җитешсезлекләрне ачыклады. Хуҗалыкларның әзерлегенә балл системасы буенча бәя бирелде. Машина-трактор паркларына, тракторларны, авыл хуҗалыгы машиналарын хәзерләүгә, күчмә ремонт бригадаларын булдыруга аерым игътибар бирелде.
Хезмәтне саклау, нормаль эшләү өчен шартлар тудыру да шулай ук мөһим пунктларның берсе булды. Чәчү алдыннан орлыкларны җентекле тикшерү кирәклеге турында да сүз барды. Комиссия үз эшен «ВАМИН-Аксу» ООО ның үзәк базасында башлады. «Аксу-Агро» ООО, «Продовольственная корпорация» ООО, «Алтэкс» ООО, «Колос» ООО авыл хуҗалыгы формированиеләре дә шулай ук смотр- конкурс үттеләр.
Район хуҗалыклары уртача 55 баллдан 52 не җыйдылар. Комиссия әгъзалары сүзләренә караганда, вак-төяк җитешсезлекләрне район игенчеләре кыска вакыт эчендә юкка чыгара алалар. Билгеләп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы формированиеләре алда торган чәчү чорына әзер. Ә конкурс нәтиҗәләре буенча 54 балл җыйган «ВАМИН-Аксу» -беренче, «Аксу-Агро» ООО икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ВАМИНАксу» «АксуАгро» ООО «Татагролизинг» ААҖ «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының республика мәгълүматихисап үзәге»