Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комиссия эшли

Район башлыгы каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырыш барышында Татарстан Президенты каршындагы Совет утырышы Беркетмәсе тикшерелде. Район башлыгы Камил Гилманов игътибарны дәүләт (муниципаль) милкеннән, бюджет средстволарыннан файдалануда ришвәтчелек куркынычының һәм проблемалы оешмаларның районның икътисад иминлегенә тискәре йогынты ясавының кимүенә юнәлтте. Утырышта гражданнар белән үзара бәйләнештә...

Район башлыгы каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.

Утырыш барышында Татарстан Президенты каршындагы Совет утырышы Беркетмәсе тикшерелде. Район башлыгы Камил Гилманов игътибарны дәүләт (муниципаль) милкеннән, бюджет средстволарыннан файдалануда ришвәтчелек куркынычының һәм проблемалы оешмаларның районның икътисад иминлегенә тискәре йогынты ясавының кимүенә юнәлтте. Утырышта гражданнар белән үзара бәйләнештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тулысынча һәм үзвакытында тәкъдим итү турында сүз барды, район гражданнарының "Халык контроле"нә юллаган мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды. Утырышта коррупциягә каршы үткәрелгән экспертизаларның нәтиҗәләре, муниципаль хокукый актлар һәм норматив хокукый акт проектлары, контроль-хисап палатасы үткәргән тикшерү йомгаклары турында хәбәр ителде. Аксубай муниципаль районында барлык төр социаль программалар буенча да исәпкә кую һәм торак бүлеп бирүдә коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча эшне оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев