Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Колос»та мул уңыш

Яңа Чуаш Адәмсуы авылы яшүсмерләре «Колос» ООО ындыр табагында зур канәгатьләнү белән хезмәт куялар, монда крестьян хезмәте күнекмәләренә өйрәнеп кенә калмыйлар, аларда туган якка тартылу хисләре дә биредә туа. Шуның өстенә авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт хакын кемнең ничә яшьтә булуына бәйсез рәвештә түлиләр. Малайлар һәм кызлар иртән иртүк ындыр табагына...

Яңа Чуаш Адәмсуы авылы яшүсмерләре «Колос» ООО ындыр табагында зур канәгатьләнү белән хезмәт куялар, монда крестьян хезмәте күнекмәләренә өйрәнеп кенә калмыйлар, аларда туган якка тартылу хисләре дә биредә туа.


Шуның өстенә авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт хакын кемнең ничә яшьтә булуына бәйсез рәвештә түлиләр.
Малайлар һәм кызлар иртән иртүк ындыр табагына ашыгалар. Ике сменада эшләүче унөч кеше кырдан кайткан ашлыкны эшкәртергә дә, сортларга аерырга да өлгерәләр. Без килгән көнне биредә эшкәртүдә Виктория Романова, Жан Луковников, Кристина Артьемева, Нина Тиманова, Даша Емельянова һәм Яна Чукина тырышып эшлиләр иде.
Хуҗалыкта нибары иске бер «Нива» комбайны гына бар, аңа егерме еллык хезмәт стажы булган механизаторлар Степан Тиманов һәм Егор Ильин сменалап идарә итәләр.
Көзге игеннәрне җыеп алуны август аенда башлап, комбайнчылар бүгенге көндә көзге культураларны суктыруны төгәлләп, арпа уруга керешкәннәр.
Иртән иртүк «Нива» автомобиле белән предприятие кырлары буйлап җилдергән хуҗалык җитәкчесе Алексей Чукин уңышның мул булуына куанып бетә алмый. Алексей Николаевич сүзләренә караганда, терлекчелектә дә эшләр яхшы бара. Хуҗалыкта сусыл азыклар хәзерләү дә шулай ук игеннәрне җыеп алу белән бер үк вакытта алып барылган. 272 баш мөгезле эре терлек өчен бүгенге көндә 800 тонна сенаж салынган. Әлеге күләмдәге массаны иске КСК-100 белән бер генә кеше-Геннадий Яманов чаптырган. Без аны кеше биеклегендә үскән суданка кырында очраттык. Геннадий эшеннән канәгать. Аның тырыш хезмәте бәрабәренә хуҗалыкның азык йортына күпьеллык үлән өзлексез килеп тора, ә сенаж базы күз алдында тула.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә тупас азыклар да җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Халыкка 250 тонна прессланган печән сатылган, өстәвенә Яңа Чуаш Адәмсуы авылындагы 85 шәхси хуҗалыкны төргәкле кыйммәтле азык белән тәэмин иткән. Бары тик җирләре булган өч хуҗалык кына азыкларны үзләре хәзерләгән.
Бер сүз белән әйткәндә, авылның имин тормыш белән яшәвендә «Колос» ООО ның өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев