Кодекстагы үзгәрешләр
Район прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ТР ның административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертелгән. Алар муниципалитет органнарының төзекләндерү кагыйдәләрен, җирле билгеләнештәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау таләпләрен бозган өчен муниципаль хокуки актларның үтәлеше өчен җаваплылыкны көчәйтүгә кагыла. Калдыкларны тиешсез урынга ташлаган өчен каралган штрафлар күләме дә артты. Шулай итеп гражданнар өчен...
Район прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ТР ның административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертелгән.
Алар муниципалитет органнарының төзекләндерү кагыйдәләрен, җирле билгеләнештәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау таләпләрен бозган өчен муниципаль хокуки актларның үтәлеше өчен җаваплылыкны көчәйтүгә кагыла. Калдыкларны тиешсез урынга ташлаган өчен каралган штрафлар күләме дә артты. Шулай итеп гражданнар өчен штраф күләме-2 мең сумнан алып 3,5 сумга кадәр; урындагы затларга-15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев