Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көн тәртибе – җиңүнең 70 еллыгын үткәрү

Иске Тимошкино авыл җирлеге базасында район ветераннар Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы үтте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләсенә багышланган әлеге чара, бик күп сорауларны үз эченә алды. Аның эшендә авыллардагы ветеран оешмалары рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, район оешмалары җитәкчеләре, мәктәп директорлары, райондагы төрле берләшмә һәм оешма...

Иске Тимошкино авыл җирлеге базасында район ветераннар Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы үтте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләсенә багышланган әлеге чара, бик күп сорауларны үз эченә алды. Аның эшендә авыллардагы ветеран оешмалары рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, район оешмалары җитәкчеләре, мәктәп директорлары, райондагы төрле берләшмә һәм оешма вәкилләре катнашты.
Район ветераннар оешмасы рәисе Евгений Копанев көн тәртибенә кертелгән әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Ул үз чыгышында совет эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә тукталды.
-Җиңүнең 70 еллыгы-ул күңелләрне нечкәртә торган бәйрәм. Безнең төп бурычыбыз- өлкән буын кешеләренең тормышын яхшырту өчен нормаль шартлар тудыру,-дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Евгений Петрович. -Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тормыш шартларын яхшырту өчен районда максатчан эш алып барыла. Аларга 338 фатир бирелде. Пенсионерларның сәламәтлеген кайгырту да шулай ук-төп эш булып тора.
Ел башыннан "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 238 кеше сәламәтлеген ныгыткан. Өлкән яшьтәге 242 кешегә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтәләр. 90 яшь тулган һәм өлкәнрәкләр-район җитәкчелеге тарафыннан аерым игътибар үзәгендә. Аларның һәрберсен өйләренә барып тәбриклиләр.
Районның ветераннар советы пенсионерларның ялын оештыруга аеруча якын килә. Пенсионерларның "Балкыш" халык иҗаты фестивале өлкән буын кешеләренең уртак мәнфәгатьләрен берләштерүне, аларның талантларын ачуны, тормышларын тагын да матуррак һәм кызыклырак итүне үз эченә ала. Евгений Петрович пенсионерлар белән эшләүгә тиешенчә игътибар бирмәгән кайбер авыл мәдәният учаклары эшенә шелтә белдерде.
Алар мәдәни чараларга җәлеп ителергә, милли гореф-гадәтләрне яшьләргә тапшыруда актив катнашырга тиеш. Чыгыш ясаучы авыл җирлекләре җитәкчеләрен өлкән буын кешеләренең мәдәни ялына кагылышлы мәсьәләне контрольдә тотарга чакырды.
Утырышта халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр дә күтәрелде.
Пенсионерларның райондагы спорт тормышына тирәнрәк үтеп керүе-уңай күренешләрнең берсе булып тора. Алар карамагында-тулы бер спорт комплексы, махсус инструктор.
Яшь буын белән патриотик эш алып бару-ветераннар советының төп юнәлешләренең берсе. Совет рәисе мәктәп директорларын ветераннарны мәктәптә үткәрелгән чараларга активрак чакырырга өндәде.
Җыелышта төзекләндерү, яшелләндерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Ветераннар советы-Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә һәр өй алдына агач утыртырга кирәк дигән фикер белдерде. Бу сәламәтлекләре һәм гомерләре бәрабәренә безгә тыныч тормыш бүләк иткән кешеләргә дан җырлау булачак.
Мюд авылы ветераннар советы рәисе Леонид Лимонов советның эш тәҗрибәсе һәм Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү планы белән уртаклашты. Иван Семенов Иске Тимошкино авылы ветераннар оешмасы эшчәнлегендәге проблемалы мизгелләргә тукталды. Җыелучылар алдында Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов, Иске Тимошкино урта мәктәбе директоры Владимир Красильников чыгыш ясады.
-Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү-безнең төп бурычыбыз булырга тиеш,-дип ассызыклады запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов үз чыгышында. Ул мәктәп директорларына элеккеге хәрбиләрне мәктәптә үткәрелгән чараларга активрак чакырырга тәкъдим итте.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ратмир Мустафаев ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирде. Әлеге планда күп нәрсә пенсионерларның үзләреннән тора, инвалид ветераннарның күпчелеге акча алу хисабына, алга таба үзләре өчен проблема тудырып, социаль пакеттан баш тарталар. Район буенча андыйлар 72 процент тәшкил итә. Утырышта дарулар белән тәэмин итү буенча дөрес карар кабул итсеннәр өчен инвалид пенсионерлар белән актив эш алып барырга кирәклеге ассызыкланды.
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин йомгак ясады.
Ветераннар советы президиумының күчмә утырышында катнашучылар алга таба эшләү өчен карарлар кабул иттеләр. Алар Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, хакимият, авыл җирлекләре, музейлар белән уртак чаралар үткәрүгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев