Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көн кадагында–кечкенә авыллар

Җомга, 27 гыйнвар көнне Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин җирле халык алдында хисап тоттылар һәм узган елда башкарылган эшләргә уңай бәя алып, 2012 елга бурычлар билгеләделәр. Иске Тимошкино авыл җирлеге вәкаләтле органы утырышы авыл җирлеге үзәгендә үтсә, ә Иске Кыязлы...

Җомга, 27 гыйнвар көнне Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин җирле халык алдында хисап тоттылар һәм узган елда башкарылган эшләргә уңай бәя алып, 2012 елга бурычлар билгеләделәр.


Иске Тимошкино авыл җирлеге вәкаләтле органы утырышы авыл җирлеге үзәгендә үтсә, ә Иске Кыязлы авыл җирлегенеке-Кызыл Тау авыл клубында үтте, монда хәтта халыкка урын да җитмәде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге авыл җирлекләрендә район җитәкчелеге ярдәме, җирле хакимият көче һәм федераль, республика программалары хисабына зур эшләр башкарыла. Иске Тимошкинода балалар бакчасы-башлангыч мәктәп үзгәртеп корыла, әлеге эшкә 2,5 миллион сум акча тотылган инде. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге объектны ремонтлауны дәвам итү өчен тагын средство таләп ителә. Әлеге авылда республика акчасына кышкы шартларда да ФАП төзелә һәм район башлыгы Камил Гилманов сүзләренә караганда, ул кирәкле барлык җиһазлар белән тулыландырылачак.
Ике җирлектә дә үз средстволарына авыл мәдәният йортлары ремонтланган. Шулай ук торак пунктларны, чүплекләрне, чишмәләрне төзекләндерү буенча да күп эшләнгән.
2011 елда Иске Кыязлы авыл җирлегендә нәрсәләр эшләнгән соң? Су белән тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылган һәм әлеге эш быел да дәвам итәчәк. Иске Кыязлыдан Кызыл Тау авылына кадәр европа дәрәҗәсендә асфальт юл салынган. Район җитәкчелеге һәм «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин тырышлыгы белән буш торган сыер абзарлары бүгенге көндә эшләп килә. И.Зәйдуллин билгеләп үткәнчә, эшче куллар һәм теләк булганда, биредә мөгезле эре терлекләр санын арттырырга да була.
Җыенда чыгыш ясаучылар Кызыл Тау авылын саклап калуга үз өлешләрен керткән өчен Камил Камаловичка, агрофирма һәм «Татавтодор» филиалы җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр. Чөнки халык тормышның кайчан да булса яхшы якка үзгәрүен бик озак көтте. Юллар төзелә, фермалар кабат эшли башлады. Ниһаять, бу көн җитте. Авылны социаль үзгәртеп коруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт йөзеннән Кызыл Тау авылы халкы исеменнән педагогик хезмәт ветераны Мәүлия Хөснуллина район башлыгына кәрәзле бал һәм үрдәк (рәсемдә) бүләк итте.
Шунысы куанычлы, Иске Тимошкино һәм Иске Кыязлы урта мәктәпләре 2013 елдан башлап федераль средстволар хисабына ремонтланачак. Быел Иске Кыязлы урта мәктәбенә кадәр асфальт юл салыначак. Авыл җирлеге утырышында Кызыл Тау авылында инвестор, район җитәкчелеге көче белән быел авыл клубында һәм ФАП та ремонт үткәрергә дигән карарга килделәр.
Ике авыл җирлегендә дә демографик хәл катлаулы кала бирә. Башка авыл җирлекләре белән чагыштырганда Иске Тимошкино авыл җирлегендә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр күп кылына. Участок инспекторы С.Исламгәрәев сүзләренә караганда, монда-18, Иске Кыязлыда 6 җинаять кылынган. Ерепкино авылында ФАП авария хәлендә кала бирә. Әлеге территориядә су белән тәэмин итү, хуҗасыз этләр, ирекле утлап йөргән терлекләр, Яңа Тимошкинода күпер төзелешенә кагылышлы проблемалар бар әле, шулай ук Иске Тимошкино авылы урамнарының берсенә яңа исем бирүгә бәйле дә район җитәкчелеге, «ВАМИН» һәм «Аксу Агро» җитәкчелегендәге инвесторларның халык белән ачык сөйләшүе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев