Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Клуб булса, күңел ачып була

Гыйнвар ае район Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен "кайнар чор" булып санала. Сөнчәле авыл мәдәният учагында да шундый ук актив чор бара. Яңа ел бәйрәмнәрендә клуб залы туп-тулы иде. Хәзер исә Святка багулары үткәрәләр. Ә алар бик кызыклы үтә. Бу вакытта сәхнә элеккеге еллардагы кебек бизәлә - читәннәр, эскәмияләр һ.б. куела....

Гыйнвар ае район Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен "кайнар чор" булып санала.


Сөнчәле авыл мәдәният учагында да шундый ук актив чор бара. Яңа ел бәйрәмнәрендә клуб залы туп-тулы иде. Хәзер исә Святка багулары үткәрәләр. Ә алар бик кызыклы үтә. Бу вакытта сәхнә элеккеге еллардагы кебек бизәлә - читәннәр, эскәмияләр һ.б. куела.


-Шәһәрнеке белән чагыштырганда, авыл тормышы күпкә авыррак,-дип сөйли авыл мәдәният йорты директоры Сергей Крайнов. - Монда кешеләр таңнан торалар, караңгыга кадәр эшлиләр һәм иртәгесе көнне эшләнәсе эшләр турында уйлап йокыга талалар. Шуңа күрә дә, ял сәгатьләре алар өчен бәйрәмгә тиң.


-Мәдәният йорты коллективы әгъзалары Екатерина Евставьевага, китапханәче Людмила Егоровага, техник хезмәткәрләр - Николай Спиридонов һәм Михаил Охотниковка рәхмәт әйтәсе генә кала,- дип сөйли алар турында Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова. -Алар концертлар оештырганда күңелләрен биреп эшлиләр. Моңардан тыш, алар авылның җәмәгать тормышында да актив катнашалар. Чишмәне төзекләндерү, зыярәтне тәртипкә китерү, яфрак азык яки дару үләннәре әзерләү - бу эшләрнең барысына да өлгерәләр алар.


- Бер генә дини бәйрәм дә әлеге коллектив катнашыннан башка үтми, - сөйли җирле китапханәдә эшләүче Маргарита Якличкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев