Кәҗәләрне тыегыз!
Район үзәгендәге гүзәллекне кәҗәләр юк итә. Ноябрь ае керде, ә кәҗә хуҗалары бу хайваннарны һаман да араннарга яба алмыйлар. Урамнарда үләннәр саргаеп, кибеп бетү сәбәпле алар көч җыеп маташучы яшь үсентеләрне кимерәләр. Без инде үзебезгә күрә кизү оештырдык - аларны тәрәзәдән карап сагалап торабыз һәм килгәч куып җибәрәбез. Бу матурлыкны...
Район үзәгендәге гүзәллекне кәҗәләр юк итә.
Ноябрь ае керде, ә кәҗә хуҗалары бу хайваннарны һаман да араннарга яба алмыйлар. Урамнарда үләннәр саргаеп, кибеп бетү сәбәпле алар көч җыеп маташучы яшь үсентеләрне кимерәләр. Без инде үзебезгә күрә кизү оештырдык - аларны тәрәзәдән карап сагалап торабыз һәм килгәч куып җибәрәбез. Бу матурлыкны тудыру өчен күпме кеше көч, хезмәт куйган, үзәк мәйданнан үтеп баручыларга, балалары, гаиләләре белән ял итәргә килүчеләргә чәчәк түтәлләре күпме шатлык, куаныч биргән бит. Сезгә шул гүзәллеккә караганда кәҗәләрегез кадерлерәкме әллә? Уйлап карагыз әле!
Район үзәгендәге өч катлы йортларда яшәүче пенсионерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев