Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Клиентларның хокукларын бозалар

Элеккеге хезмәттәшем банктан кредит алып, элемтәгә керү өчен минем телефон номерын калдырган иде. Ул эшеннән китте, ә миңа аның түләнелмәгән бурычлары турында хәбәр итеп, аларны капларга кушып шалтыратып торалар. Мин бит кредит алучы түгел. Көндез дә, төнлә дә тынычлык юк. Нәрсә эшләргә? Людмила Соснова. Килеп туган хәлгә аңлатма алу өчен...

Элеккеге хезмәттәшем банктан кредит алып, элемтәгә керү өчен минем телефон номерын калдырган иде. Ул эшеннән китте, ә миңа аның түләнелмәгән бурычлары турында хәбәр итеп, аларны капларга кушып шалтыратып торалар. Мин бит кредит алучы түгел. Көндез дә, төнлә дә тынычлык юк. Нәрсә эшләргә?
Людмила Соснова.
Килеп туган хәлгә аңлатма алу өчен без Аксубай районы прокуроры урынбасары Лариса Горожанкинага мөрәҗәгать иттек.
-Беренчедән, сезнең кредитка бернинди катнашыгыз да юк икән, сезгә берәү дә шалтыратырга тиеш түгел. Сезнең номер элемтәгә керү өчен генә тәкъдим ителгән. Шуның өчен үзегезнең әлеге затка карата бернинди мөнәсәбәтегез булмавын тыныч кына аңлатыгыз һәм үзегезнең телефон номерыгызны исемлектән алуны сорагыз, 2014 елның 1 июленнән Россиядә яңа законның гамәлгә керүе турында хәбәр итегез, анда физик затларның (эшмәкәрлек максатлары өчен булмаганда) кредит бәйләнешләре турында язылган. Шул канун нигезендә банклар кредит алучыга төнлә шалтырата да, килә дә алмыйлар. Банк номерын телефоныгызда кара исемлеккә кертегез.
Әгәр дә шалтыратулар төрле номерлардан дәвам итсә, банкка телефон террорын туктатырга тәлап итеп, язмача дәгъва белдерегез. Сезгә банк хезмәткәрләреннән һәм коллекторлардан чит кеше кредитлары буенча янаулар килә икән, полициягә хәбәр итегез. Гаризада үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны эшкәртү һәм куллануда хокукларыгыз бозылуы (мондый очракта закон тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган), яки коллекторлар чит бурычны түләүне сорыйлар икән - куркытып түләттерү турында бәян итегез. Практикадан күренгәнчә, полициягә хәбәр иткәннән соң, коллекторлар шалтыратуларны туктаталар.
Фото http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=4e7de26c963984a2e0f047d2b281ce0c&n=21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев