Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ә күлдә – үрдәкләр

Бистәне төзекләндерүгә район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре үз өлешләрен кертәләр. Административ биналар янында язын, көзгә кадәр чәчәк атып, күзләрне иркәләп торачак чәчәк түтәлләре пәйда булды. Ә кайбер учреждениеләр чәчәк түтәлләре ясау белән генә канәгатьләнмәгәннәр - аларның фантазиясенең иге-чиге юк. Радик Мостафин җитәкчелегендәге универсаль спорт залы коллективы быел барлык сәламәт яшәү...

Бистәне төзекләндерүгә район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре үз өлешләрен кертәләр.



Административ биналар янында язын, көзгә кадәр чәчәк атып, күзләрне иркәләп торачак чәчәк түтәлләре пәйда булды. Ә кайбер учреждениеләр чәчәк түтәлләре ясау белән генә канәгатьләнмәгәннәр - аларның фантазиясенең иге-чиге юк.


Радик Мостафин җитәкчелегендәге универсаль спорт залы коллективы быел барлык сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны һәм якын-тирәдәге урамнарда яшәүчеләрне гаҗәпләндерергә уйлаганнар.


Комплекс территориясендә ясалма күл барлыкка килгән, анда үрдәкләр йөзеп йөри, тирәсендә савыр, барбарис куаклары, чәчәк түтәлләре урын алган.


- Парклар һәм скверлар елында без уртак эшкә үз өлешебезне кертергә һәм үзенчәлекле мини-парк зонасын булдырырга карар кылдык, - дип уртаклашты Радик Мостафин. - Һәр көнне безгә йөздән артык кеше килә, җәйге каникул көннәрендә балалар көне буена мәйданда уйныйлар, кич белән сабыйларын ияртеп, әти-әниләр бирегә килә. Кешеләр спорт белән шөгыльләнергә, шул ук вакытта матурлык тудырырга һәм аңа карап ләззәтләнергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев