Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күке-аналар

Бүгенге көндә алимент түләү бурычы әтиләргә генә түгел, әниләргә дә йөкләнгән. Өстәвенә, ана хокукыннан мәхрүм ителгән күпчелек күке-аналар балалары алдындагы бурычларның берсен генә булса да башкарырга ашыкмыйлар. Районның җинаять-башкару инспекциясендә исәптә торган 70 ананың унысы - балигъ булмаган сабыена алимент түләмәгән яки аннан да куркынычрак - балаларына карата рәхимсез булган...

Бүгенге көндә алимент түләү бурычы әтиләргә генә түгел, әниләргә дә йөкләнгән.

Өстәвенә, ана хокукыннан мәхрүм ителгән күпчелек күке-аналар балалары алдындагы бурычларның берсен генә булса да башкарырга ашыкмыйлар. Районның җинаять-башкару инспекциясендә исәптә торган 70 ананың унысы - балигъ булмаган сабыена алимент түләмәгән яки аннан да куркынычрак - балаларына карата рәхимсез булган өчен төзәтү эшләренә хөкем ителгән.
-Шуларның берсе 1986 елгы Эвелина Хәсәновага карата федераль розыск игълан ителгән.
- Аның 2009 елда туган баласы әбисе белән яши, - дип аңлатма бирде районның җинаять-башкару инспекциясе җитәкчесе Венера Яфизова. - Баласына карата рәхимсез булган хатын 12 айга төзәтү эшләренә җибәрү турында хөкем карары чыгарылганнан соң югала.
Тәрбиягә алынган балага алимент түләмәгән егерме яшьлек К.ның 60 мең сум бурычы җыелган. Әмма бурычын мәҗбүри рәвештә түләттерү өчен, суд тарафыннан чыгарылган карарны ул үтәргә ашыкмый, һәм менә шуның өчен суд төзәтү эшләренә җибәрү карарын иректән мәхрүм итү җәзасына алмаштыра.
Җинаять-башкару инспекциясе аның әнисенә карата да материаллар әзерли. 1974 елгы әнисенең 1999, 2002, 2006 елларда туган һәм 2010 елда дөньяга килгән игезәк балалары бар, аның балалары алдындагы бурычы 337 мең сумга җиткән.
27 яшьлек А.га карата да материаллар судка җибәрелгән (аның 2012 елда туган улына алиментлар буенча бурычы 98 мең сум тәшкил итә). Аңа карата чыгарылган төзәтү эшләренә җибәрү җәзасы иректән мәхрүм итү җәзасына алмаштырылачак. Бу хатын җинаять-башкару инспекциясенең җирле үзидарә органы белән килешеп, яшәү урыны буенча билгеләнгән оешмада эшләп, алимент бурычын үз ихтыяры белән түләргә теләмәде. Әмма аңа эшләргә туры киләчәк, әмма колониядә.
Гражданка Б.да үзенә карата чыгарылган төзәтү эшләренә җибәрү җәзасын үтәү шартларын боза. Аның баласы тәрбиягә алынган гаиләдә яши. Баласына матди ярдәм күрсәтү, дөрес юлга басар урынына, ул эшкә чыкмый, җинаять-башкару инспекциясенә билгеләнергә йөрми, ә 120 мең сум алимент бурычы турында сөйләп торасы да юк.
Явыз ният белән алимент түләмәүчеләр арасында ирләр дә бар. Моңа аларның сәбәбе бер - эш булмау.
Шуларның берсе 1983 елда туган М. кызын ялгызы тәрбияли һәм улына алимент түли.
-Эш эзләдем, тапмадым, шуңа алиментлар буенча бурычым җыелды, әмма җинаять-башкару инспекциясендә эш белән ярдәм иттеләр, бурычымны тотып калалар, агымдагы алиментларны да түләп барам, төзәтү эшләре срогы апрель аенда төгәлләнә, алга таба да шул эшемдә калырга уйлыйм, - диде ир кеше.
1966 елда туган гражданин Г. белән дә шуңа охшаш хәл. Суд тарафыннан чыгарылган мәҗбүри эшләргә җибәрү җәзасын ул шатланып кабул иткән. Нинди генә эш булса да, өч яшьлек кызына алимент түләү буенча тупланган бурычын эшләп түләргә әзер булуын белдерде ир-ат.
Әлеге мәкаләдән чыгып, ирексездән күке-аналарның ир-атлардан күпкә җавапсыз, битараф, салкын булулары турында уйланасың, ә әти кешеләр исә, киресенчә, үз нарасыйлары хакына дөрес юлга басарга әзер.
Фото http://media-polesye.by/files/files/import/v_rakitno_u_materi-kukushki_zabrali_detey.jpg сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев