Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кизү торучылар һәрвакыт оператив

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең кизү тору часте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бүлек эше кизү тору частеннан башлана - бүлеккә мөрәҗәгать иткән һәр граждан проблемасы белән монда шалтырата яисә килә. 2014 елда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең кизү тору частендә 3650 мөрәҗәгать һәм гариза теркәлгән, шуларның...

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең кизү тору часте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бүлек эше кизү тору частеннан башлана - бүлеккә мөрәҗәгать иткән һәр граждан проблемасы белән монда шалтырата яисә килә. 2014 елда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең кизү тору частендә 3650 мөрәҗәгать һәм гариза теркәлгән, шуларның 930 ы - җинаять эше буенча, 137 граждан кизү тору бүлегенә административ хокук бозулар буенча китерелгән.
Кизү тору бүлеге хезмәткәре җинаять урыннарына бармаса да, кул кушырып көтеп утырмый, җинаятьләрне ачу, ә кайчакта кеше гомерен саклап калу, нәкъ менә аның җайга салынган эшенә, оперативлык күрсәтүенә бәйле.
- Һәр шалтырату, һәр мөрәҗәгать эшкәртелә һәм кизү торучы, җинаятьнең яки хокук бозуның төренә карап, җинаять булган урынга участок уполномоченныен, уголовный розыск хезмәткәрен яки оператив-тикшерү төркемен җибәрә. Җинаятьләрне ачу, бигрәк тә кайнар эздән ачу аның һөнәри осталыгына һәм килеп туган хәлне бәяли белүенә бәйле, - дип билгеләп үтте полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. Җитәкчелек, кизү тору бүлегендә өченче категорияле районнар арасында үзләрен бары тик яхшы яктан гына таныткан осталар эшли, дип белдерә.
Оператив кизү торучы һөнәре кизү тору бүлеге хезмәткәреннән һөнәри осталык кына таләп итми, ул хәбәр килеп ирешүгә үк ашыгыч рәвештә карар кабул итеп, әмер бирергә, мәгълүматларны МВД базасына кертергә һәм аннан җинаять кылган яки хокук бозган затларны, шаһитларны, шикле кешеләрне яки зыян күрүчеләрне тикшерү сәләтенә дә ия булырга тиеш.
Оператив кизү торучылар Илдар Исхаков, Радик Салахов, Руслан Нургатин һәм аларның ярдәмчеләре Александр Маркитанов, Зөбәрҗәт Мостафина, Сергей Ильдуганов үз эшләрен белеп башкаралар. Аларның һәрберсенең МВДның башка бүлекләрендә эшләгән эш тәҗрибәләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев