Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапханәче өчен тавыш бирик

"Китапханәче-2014" Бөтенроссия конкурсының финал өлешенә Аксубайдан Алексей Дмитриев та үтте. Алексей районның китапханә системасында алты ел эшли. 2008 елда китапханәче-программист булып урнаша, ә агымдагы елның гыйнвар аенда "Аксубай үзәк китапханәсе" МБУКның мәгълүмати-сервис бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Параллель рәвештә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының "Мәгълүмати-документ коммуникациясе" факультетында "Мәгълүмати ресурслар менеджеры"...

"Китапханәче-2014" Бөтенроссия конкурсының финал өлешенә Аксубайдан Алексей Дмитриев та үтте.


Алексей районның китапханә системасында алты ел эшли. 2008 елда китапханәче-программист булып урнаша, ә агымдагы елның гыйнвар аенда "Аксубай үзәк китапханәсе" МБУКның мәгълүмати-сервис бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Параллель рәвештә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының "Мәгълүмати-документ коммуникациясе" факультетында "Мәгълүмати ресурслар менеджеры" белгечлеге ала. Алексей ярдәме белән үзәк китапханә 2008, 2009 һәм 2012 елларда мәдәният министрлыгы линиясе буенча һәм 2012 елда "РИТЭК" компаниясеннән барлыгы дүрт грант отты.

- Китапханәче һөнәре килеп чыккан чорларда бу эшне хатын-кызлар түгел, ә ир-атлар башкарган. Россиядә үзе сайлаган һөнәрне акча эшләү чарасы гына түгел, ә социаль әһәмияткә ия булу һәм үз-үзеңә хөрмәт уята торган эш дип санаучы кешеләр азмы? Бу риторик сорау түгел. Әйе! Мин үз һөнәремне яратам һәм аның белән горурланам, - дип язган Алексей конкурска җибәргән эссесында. Шуңа күрә финалга үтү - аның өчен очраклылык түгел, ә закончалык, шулай ук бу район китапханә системасы эшчәнлегенә дә югары бәя.

Аксубайлылар, Алексей Дмитриев өчен http:/ www.rba сайтының "финалистлар" рубрикасына кереп тавыш бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев