Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китапханә – мәгълүматлар үзәге

Аксубай районының китапханәләр системасында 38 авыл, бер үзәк һәм бер балалар гаилә китапханәсе эшләп килә. -Бүгенге көндә безнең барлык китапханәләребез дә компьютерлар, модемнар, сканерлар белән тәэмин ителгән,-дип сөйли үзәк китапханә системасы директоры Ирина Телешева. -Китапханәләрдә электрон библиографик мәгълүматлар базасы булдырылган. Автомат исәпкә алу һәм фондларны эшкәртү алып барыла, китапханәләр кулланучыларга...

Аксубай районының китапханәләр системасында 38 авыл, бер үзәк һәм бер балалар гаилә китапханәсе эшләп килә.


-Бүгенге көндә безнең барлык китапханәләребез дә компьютерлар, модемнар, сканерлар белән тәэмин ителгән,-дип сөйли үзәк китапханә системасы директоры Ирина Телешева. -Китапханәләрдә электрон библиографик мәгълүматлар базасы булдырылган. Автомат исәпкә алу һәм фондларны эшкәртү алып барыла, китапханәләр кулланучыларга компьютер технологияләреннән актив файдаланып мәгълүмати хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыралар.

Аксубайда, Сөнчәледә, Яңа һәм Иске Тимошкинода урнашкан дүрт модельле китапханә проектор һәм экран белән тәэмин ителгән. Киләчәктә Кәкре Күл китапханәсенә җиһазлар кайтырга тиеш.
Китапханәләрнең шәхси мәгълүмати ресурсларын булдыру, шул исәптән Интернет челтәренә тоташтыру күздә тотыла, китап укучылар вертуаль белешмә хезмәтләреннән дә актив файдаланалар.

Якын киләчәктә үзәк һәм балалар китапханәләре "Wi-Fi" зонасына әйләнәчәк, икенче төрле әйтсәк, теләгән һәр кеше үзенең планшеты яки смартфоны аша Интернет челтәренә керә алачак.
Үзәк китапханәдә видеокамера, фотоаппарат, хәтта мини типография дә бар.
Китапханә фондларын тулыландыру өчен җирле бюджеттан 100 мең сум бүлеп бирелгән, Мәдәният министрлыгы 332 мең сум акча күчергән. Моннан тыш ТР Мәдәният министрлыгы муниципаль китапханәләр фондын кызыклы, татарча һәм туган як әдәбияты белән үзәктән тулыландыруны гамәлгә ашыра.

Республикада китапханәләрне дә үз канаты астына алган күп функцияле мәдәни үзәкләр төзү буенча проектлар актив гамәлгә ашып килә.
Безнең районда мондый үзәкләрдә Емелькино, Урмандеево китапханәләре урнашкан, тиздән ул Карасуда да ачылачак.
-Җиһазларны да акрынлап яңартып киләбез. Быел ремонттан соң Кәкре Күл авыл китапханәсендә стеллажларны яңартырга уйлыйбыз,-дип аңлатты Ирина Анатольевна.

"Бердәм Россия" партиясенең "Авыл китапханәләре" проекты максаты -китапханәләрне модернизацияләү һәм аларны социаль-мәдәни һәм мәгълүмати үзәкләр буларак үстерү акрынлап тормышка ашып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев