Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кисәтелгән, димәк коралланган

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе буенча өлкән сыйныф укучылары белән очрашулар үткәрү дәвам итә. Күптән түгел прокуратура һәм полиция вәкилләре Аксубайның өченче мәктәбендә булдылар. Очрашуны директор урынбасары Татьяна Семенова ачып җибәрде. Ул начар гадәтләр һәм аларга бәйле килеп чыккан авырулар турында сөйләде. -Спорт белән начар гадәтләрне берләштереп булмый, - дип ассызыклады ул....

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе буенча өлкән сыйныф укучылары белән очрашулар үткәрү дәвам итә.


Күптән түгел прокуратура һәм полиция вәкилләре Аксубайның өченче мәктәбендә булдылар. Очрашуны директор урынбасары Татьяна Семенова ачып җибәрде. Ул начар гадәтләр һәм аларга бәйле килеп чыккан авырулар турында сөйләде.
-Спорт белән начар гадәтләрне берләштереп булмый, - дип ассызыклады ул. Көн саен спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар моны яхшы аңлыйлар. Әмма хәзерге заманда, кешене алдап, уйламаганда упкынга сөйрәп төшерергә мөмкин булган әйберләр шактый. Наркотиклар турында мәгълүматлы булу һәм аларга ничек каршы торырга мөмкин булуын белү һәркемгә кирәк.

Аннан соң укучылар "Наркотиклар турында дөресен" фильмын карадылар. Анда наркотиклар куллануның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе ачык күрсәтелгән иде. Наркоманнарның ничек иза чигүе, аларның һәм якыннарының тормышы ничек тәмугка әйләнүе, дуслары һәм яраткан кешеләренең алардан читләшүе тасвирланган иде. Шулай ук наркотик кулланучы хатын-кызлардан туган балаларның нинди булуы да күрсәтелгән иде. Наркотиклар кешене физик яктан гына үзгәртеп калмый, аның рухи дөньясын да җимерә.

Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина наркотикларга каршы үткәрелүче айлык, районыбызда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы күрелгән чаралар турында сөйләде.
- Россиянең төрле төбәкләрендә кешеләрнең күпләп агулануына китергән матдә бүгенге көндә Татарстанда табылмаган,- диде ул. - Шулай да көн саен бу уңайдан мониторинг үткәрелә.

Яшьләр арасында спайслар куллануның арту проблемасы турында прокурорның өлкән ярдәмчесе Ленар Яфизов сөйләде.
-Көч кулланып кына бу бәладән котылып булмый, - дип ассызыклады ул. - Наркотик бәйлелеккә китерүче башка психоактив матдәләрнең тиз арада башкалары килеп чыкмас дип берәү дә гарантия бирә алмый. Ихтыяҗ булгач - тәкъдим дә булачак. Кеше үзендә әлеге агулы матдәләргә ныклы каршы торырлык ихтыяр көче булдырырга тиеш. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә һәрберебез үзеннән өлеш кертсә, бәлки бу проблеманы җиңеп чыга алырбыз. Прокурор ярдәмчесе укучыларга тарта торган агулы кушылмалар белән сату итү урыннары турында нинди дә булса мәгълүмат билгеле булганда хәбәр итү өчен "ышаныч телефоннарын" искә төшерде: 291-20-02, 273-43-45.

Наркоманиягә китерүче начар гадәтләр турында балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Игорь Белов сөйләде.
Укучылар наркотиклар һәм психоактив матдәләрнең законсыз әйләнеше турында хокукый белемнәргә ия булдылар, наркоҗинаятьләрдән саклану ысуллары турында фикер алыштылар. Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте. Укучылар чарада актив катнаштылар һәм үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Наркоманиягә каршы яшь буынга профилактика үткәрү наркотиклар колына әверелүдән саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев