Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киләчәк турында кайгыртып

Август конференциясе алдыннан төрле фән укытучыларының секция утырышлары узды. Директор урынбасарлары утырышында тәрбия бирү юнәлешендәге заманча тенденцияләр турында фикер алыштылар. Мәгариф хезмәткәрләреннән тыш биредә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, үзәк хастаханә, ЮХИДИ хезмәте вәкилләре, ПДН буенча өлкән инспектор, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия сәркатибе һәм башкалар катнашты. Җәмгыять...

Август конференциясе алдыннан төрле фән укытучыларының секция утырышлары узды.


Директор урынбасарлары утырышында тәрбия бирү юнәлешендәге заманча тенденцияләр турында фикер алыштылар. Мәгариф хезмәткәрләреннән тыш биредә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, үзәк хастаханә, ЮХИДИ хезмәте вәкилләре, ПДН буенча өлкән инспектор, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия сәркатибе һәм башкалар катнашты. Җәмгыять үсеше алга барган саен, тәрбия бирү мәсьәләсенә дә таләпләр арта бара, бу юнәлештә эш нәтиҗәлерәк булырга тиеш.

Мәктәпләрдә тәрбия эше оешкан төстә алып барылса да, мәгариф бүлеге үткәргән мониторинг бу юнәлештә шактый гына проблемалар булуын күрсәткән. Кайбер мәктәпләр буенча балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан кылынган тәртип бозу очраклары һаман югары саклана. Белем бирү учреждениеләрендә психологлар җитешми, аларның профессиональ дәрәҗәсе дә түбән. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә дә күпкырлы эш алып барыла, ләкин тиешле нәтиҗәләргә һәрвакытта да ирешеп булмый. Мәктәпләрнең күбесендә медицина кабинетлары юк.

Шуларга нигезләнеп, секция утырышында катнашучылар профилактика юнәлешендәге эшне көчәйтергә, «Дәресләрдән соң мәктәп» проекты буенча эшне системалы рәвештә алып барырга, шулай ук «Авиация иле», «Мастер класс 3D» принтер» проектлары буенча да эшне оештырырга, өстәмә белем бирү педагогларына грант бирү, мәктәпләрдә психологик педагогик ярдәм бирү хезмәтләре булдыру мәсьәләренә игътибар итәргә кирәк дигән карарга килделәр.

-Авыр социаль хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балаларны алдан ук ачыклау өчен бу эшне билгеле бер системага салырга кирәк, - дип әйтте мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлнур Идиятова. Андый балаларга социаль әһәмияткә ия нинди дә булса шөгыль табарга булышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев