Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кикбоксинг кире әйләнеп кайтты

Туксанынчы елларда мәктәп укучылары һәм район үзәге яшьләре арасында кикбоксинг популяр иде. 1995 елдан балалар тренер Алмаз Мәгыйзов җитәкчелегендә шөгыльләнделәр. Клуб элеккеге "Космос" кинотеатры бинасында урнашкан иде. Авария хәлендә булу сәбәпле ул сүтеп алынды. Шулай итеп спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен нормаль шартлар калмый. Барысы да тренерның энтузиазм күрсәтүенә һәм...

Туксанынчы елларда мәктәп укучылары һәм район үзәге яшьләре арасында кикбоксинг популяр иде.


1995 елдан балалар тренер Алмаз Мәгыйзов җитәкчелегендә шөгыльләнделәр. Клуб элеккеге "Космос" кинотеатры бинасында урнашкан иде. Авария хәлендә булу сәбәпле ул сүтеп алынды. Шулай итеп спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен нормаль шартлар калмый. Барысы да тренерның энтузиазм күрсәтүенә һәм укучыларның тугрылыгына кайтып кала. Күнегүләрне подвалларда, яраклаштырылган биналарда үткәрергә туры килә, яшүсмерләрне спортка җәлеп итү белән кызыксынган кешеләр ярдәм кулы сузалар. Алмазга ул вакытта спортклубның авыр атлетика буенча тренеры Георгий Убейкин ярдәм итә. Безнең спортчыларга уңыш елмая. Аксубай командасы республика ярышларында лаеклы урыннарга ирештеләр. Мәгыйзов кулы астында шөгыльләнүчеләр 1998 елда Яр Чаллыда ике көмеш, бер бронза медаль яулыйлар. Әмма шартлар әлеге спорт төренә алга таба җәелү мөмкинлеге бирми.
Ун елдан артык вакыт үткәч кикбоксинг - кире әйләнеп кайтты. Уку елы башыннан "Юность" спорткомплексында мәктәптән тыш эшләр үзәге аша кикбоксинг буенча ике төркем оештырылган. Алар белән ТР кикбоксинг федерациясе әгъзасы Алмаз Мәгыйзов шөгыльләнә. Бүген балалар бөтенләй башка шартларда шөгыльләнәләр, җиһазландырылган спорт залында әлеге спорт төре өчен мөһим булган экипировка бар. Балалар тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә әлеге бердәм көрәш күнекмәләрен зур кызыксыну белән үзләштерәләр.
-Әлбәттә инде, нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк әле - ярты ел зур срок түгел, - дип үз фикере белән уртаклаша Алмаз Идикович. - Иң мөһиме - балаларның омтылышы зур.
"Юность" УСЗда Георгий Убейкин (районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән, әмма бу дөньядан вакытсыз киткән) шәхес истәлегенә багышланган кикбоксинг буенча сайлап алу ярышлары үткән инде. Владислав Петров, Дмитрий Крайнов, Алексей Артамонов, Самат Мортазин, Даниил Матюшкин, Самат Аюпов, Алексей Пикушев, ә кызлар арасында - Марина Никонова, Оксана Купцова, Светлана Щекачева яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Ә бүген кикбоксерлар апрельдә үтәчәк районара ярышларга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кикбоксинг