Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кешеләргә дә, казнага да файдалы

Аксубай районының суд приставлары бүлегендә унике хезмәткәр эшли. Соңгы елларда алар суд карарларын башкару буенча зур эш башкаралар. -Кызганыч, әмма факт факт булып кала - кешеләр әҗәткә алган акчаны, банкларга кредитларны вакытында кире кайтарырга ашыкмыйлар. Әлеге чылбырда бурычлы һәм әҗәтен кайтартучы арасында төп звено булып суд приставлары тора, - дип...

Аксубай районының суд приставлары бүлегендә унике хезмәткәр эшли.


Соңгы елларда алар суд карарларын башкару буенча зур эш башкаралар.
-Кызганыч, әмма факт факт булып кала - кешеләр әҗәткә алган акчаны, банкларга кредитларны вакытында кире кайтарырга ашыкмыйлар. Әлеге чылбырда бурычлы һәм әҗәтен кайтартучы арасында төп звено булып суд приставлары тора, - дип аңлата район бүлеге җитәкчесе Госман Билалов. - Безнең бурыч - оешмадан яки гражданиннан тиешле бурычны кайтарту.
Бу эш белән 3 суд пристав-башкаручы, суд эшчәнлеге тәртибен саклаучы 5 суд приставы, ике белгеч, өлкән инспектор һәм шофер уңышлы шөгыльләнә.

Театр элгечтән башланган кебек, суд приставлары бүлегенең эш көне - нигездә эш башкару өчен җаваплы булган өлкән инспектордан башлана. Эшнең әлеге өлеше өчен Наталья Зюзина җаваплы. Җитәкчелек сүзләренә караганда ул үз эшен намус белән, сыйфатлы итеп башкара.
Суд эшчәнлеге тәртибен саклаучы суд пристав-башкаручылар Минсәгыйть Нуруллин, Валерий Евлеев, Галим Гобәйдуллин, Евгений Миронкин, Юрий Абросимов, белгеч Николай Мальков үз вазыйфаларына җаваплы карыйлар.

Госман Билалов яшь суд пристав-башкаручылар Лилия Гәрәева, Ирина Ершова, белгеч Илшат Сыраевны да мактап телгә алды. Суд приставларының оператив эшчәнлеге турыдан-туры шофер Рәхимҗан Мусинга бәйле.
-Бердәм, хезмәт сөючән коллектив суд приставларының федераль хезмәт идарәсе җитәкчелеге билгеләгән планда каралган барлык күрсәткечләрне үти, - дип сөйли Госман Билалов. - Әҗәтләрен явыз ният белән кайтарырга теләмәгән кешеләргә карата суд карарлары нигезендә Россия чикләреннән чыгуны тыябыз.

Судлар эшчәнлеге дә шулай ук суд приставлары - судларның билгеләнгән тәртибен саклауны тәэмин итүче приставларга бәйле. Алар суд пристав-башкаручылар янына үз теләкләре белән килергә теләмәгән затлар белән эшлиләр.
Тулаем алганда, бүлек эше шулай ук дәүләт казнасын тулыландыруга да юнәлдерелгән, ел саен дәүләт файдасына миллион сум акча кертеп, суд приставлары федераль хезмәт Идарәсенең Аксубай бүлеге быел төрле дәрәҗәдәге бюджетларны 9 миллион сумга тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев