Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кеше хезмәте белән матур

Хәлил Хәлимов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе постыннан китте. Районның авыл хуҗалыгы системасында ул 36 ел эшләде, өч тапкыр әлеге тармакның җитәкчесе итеп сайланды. Район аны тантаналы төстә озатты. Депутатлар корпусы гына түгел, ә инде районның барлык җитәкчелек составы, Дәүләт Советы депутатлары да катнашкан район Советы утырышыннан соң, Хәлил...

Хәлил Хәлимов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе постыннан китте.


Районның авыл хуҗалыгы системасында ул 36 ел эшләде, өч тапкыр әлеге тармакның җитәкчесе итеп сайланды.

Район аны тантаналы төстә озатты. Депутатлар корпусы гына түгел, ә инде районның барлык җитәкчелек составы, Дәүләт Советы депутатлары да катнашкан район Советы утырышыннан соң, Хәлил Хәлимовны район җитәкчелеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә котлады.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Алмаз Кашапов озак еллар фидакарь хезмәт куйганы һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Хәлил Камил улына Марат Әхмәтов имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды.

-Сезнең район уңган хезмәтчәннәр, сәләтле кешеләре белән данлыклы. Алар арасында үзенең бөтен гомерен районга багышлаган, тыйнак, әдәпле, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ихтирамга лаек, иң өлкән һәм тәҗрибәле җитәкчесе Хәлил Камил улы да бар. Ул әйткән сүзендә нык тора торган кеше, - дип әйтте Хәлил Хәлимов турында Алмаз Кашапов.

Район башлыгы Камил Гилманов Хәлил Хәлимовка Рәхмәт хаты тапшырып, әлеге хат - зирәк җитәкчегә авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен, Аксубай җире хезмәтчәне буларак бирелгән унынчысы хәтта йөзенчеседер, дип әйтеп үтте.

-Хәлил Камилович кайда гына эшләмәсен - дуңгызлар баш санын утыз меңгә җиткергән автомат-дуңгызчылык комплексындамы, беренчеләрдән булып аммиак-нитрат ашламалары куллануны керткән "Сөнчәле" совхозында булсынмы - бөтен җирдә дә эшкә бар күңелен, җанын биреп хезмәт куйды, - дип әйтте Камил Гилманов. - Кем әйтмешли, кайда туган, шунда үскән һәм хезмәт иткән. Эшләү дәверендә ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп өч тапкыр билгеләнә, чөнки тармак яки предприятие эшен җайга салу өчен аның тәҗрибәсе сорала.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Хәлил Хәлимовның авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән соңгы сигез елы аеруча кыенга туры килде - алты ел буена уңыш булмады, әмма шулай да район терлекләр баш санын киметмәде, пай җирләре өчен исәп-хисап ясалды, районның авыл хуҗалыгы производствосы күрсәткечләре дә түбәнәймәде. Монда - Хәлил Хәлимовның белеп җитәкчелек итүе зур роль уйнады. Шул исәптән, районга инвесторларның килүе һәм аларның эшне уңышлы алып баруын да исәпкә алу мөһим.

-Яшьләргә юл бирергә кирәк, - дип аңлатты үзенең әлеге посттан китүен 62 яшьлек Хәлил Камил улы. -Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, шәхсән Марат Готоф улына, район башлыгы Камил Камал улына, иңгә-иң куеп эшләргә туры килгән районның барлык җитәкчеләренә ярдәм кулы сузганнары өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Унике яшьтән - комбайнчы

Хәлил Хәлимов 1953 елда Иске Татар Адәмсуы авылында авыл укытучысы һәм механизатор гаиләсендә дөньяга килә.

-Бишенче сыйныфтан әтием белән кырда комбайнда эшләдем, ул чактагы шартлар романтикадан ерак иде - тузан, саз, төнге унбердә йокларга ятып, иртәнге сәгать дүрттә кырга чыгып китәсең. Йокларга вакыт та калмый. Тик шулай да миңа ошый иде, аеруча бераз үсә төшеп штурвалны ышандыра башлагач, ә инде унынчы сыйныфтан соң үзем комбайнчы булып эшли башладым. Шуңа да мин башка һөнәр турында уйламадым да, - дип искә алды ул.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Хәлил Чистай училищесында авыл электрофикациясе электр монтеры һөнәрен ала. Бер тапкыр гына ул үзен-үзе алдамакчы була - армиядән соң Мәскәү вузларының берсенә телевидение һәм телетапшырулар факультетына укырга керергә уйлый, әмма анда Мәскәү пропискасы булган кешеләрне генә алалар. Шуннан соң Хәлил Иваново шәһәре авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, өстәвенә, максатчан юллама белән, район стипендиаты буларак. Менә шулай Аксубай районы дипломлы белгечкә ия була.

29 яшендә - алдынгы совхоз җитәкчесе

Хәлил Хәлимовның хезмәт биографиясе "Сөнчәле" совхозында зоотехник булып эшләүдән башлана.

- Минем менә дигән остазларым булды - Фаик Фатыйх улы Хәмзин һәм Чыңгыз Вәли улы Сәгыйтов. Бәя биреп бетергесез тәҗрибәләре һәм күнекмәләре өчен мин аларга бүген дә рәхмәтлемен, - дип сөйли экс-җитәкче.

Ә аннан соң, Хәлил Камилович әйтүенчә, стандарт карьера баскычы башлана - баш белгеч, партоешма секретаре, колхоз җитәкчесе. Яшь җитәкченең эшләү генә түгел, ә инде эш белән яну теләге, куйган максатларга ирешү өчен үҗәтлеге булмаса, әлеге баскычның иң өске катына өч елда менеп булыр идеме икән.

Хуҗалык иң яхшылар исәбенә керсен өчен аңа зур тырышлык куярга, җитмәсә, барысын да яңабаштан башларга туры килә - "МЮД" совхозы икегә бүленә, Хәлимов яңа оешкан "Сөнчәле" совхозы җитәкчесе итеп билгеләнә һәм аңа беренче чиратта кадрлар проблемасын хәл итәргә, бер үк вакытта бүленүнең җитештерү күрсәткечләрен бары тик яхшыртачагын гына исбатларга туры килә. Монда савым сыерлары сигез йөз башка кадәр җитә, сөт җитештерү буенча "Сөнчәле" совхозы районның иң яхшы биш хуҗалыгы исәбенә керә.

Авылдан - район үзәгенә

Тәҗрибә туплап өлгергән, оештыру сәләтенә ия булган совхоз җитәкчесен 1990 елда районга күчерәләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып алты ай эшләгәннән соң, аны яңа эш урынына - РМХО директоры итеп күчерәләр. Ул эшләгән дәвердә берләшмәгә "Киса" совхозы да кушыла. 1990 нчы елларның авыр булуына карамастан, яңа җитәкче терлекләр баш санын саклап калуга гына түгел, ә инде арттыруга, ит-казылык ризыклары җитештерү цехы ачуга да ирешә. Дөрес, Хәлил Камилович әйтүенчә, бу идеяне аңа кадәр эшләгән Анатолий Савинов белдергән, җиһазлар сатып алынган була.

-Без аны ахырынача эшләп җиткердек, сертификат алдык һәм казылык ризыклары җитештерә башладык. Итне Татарстан чикләрендә - Башкортостанга һәм Пермь өлкәсенә сату базарын көйләдек, - дип сөйли ул. - Эшчеләр сменалап эшләде, дуңгызлар баш саны утыз меңнән артты, җитештерү һәм сату юлы җайга салынды...

Бөтен проблемалар да, хәл ителә, тик берсеннән тыш - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе кирәк була. Хәлимов ике вазыйфаны да бергә алып бару шарты белән ризалаша, ләкин тиздән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе постында гына кала. Бу вазыйфада ул дүрт ел эшли, тагын биш ел (янә кискен кирәк булганга) - хакимият башлыгының беренче урынбасары булып, ә аның эшчәнлек тармагына транспорт та, ТКХ да, төзелеш һәм юллар да керә.

Авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчесе постына икенче тапкыр ул 2005 елда билгеләнә, ә аннан соң тагын бер тапкыр, ул чакта "ВАМИН-Аксу" агрофирмасына җитәкчелек итәргә кирәк булганда.

-Яңа урында мине нәрсә көтәсен беркайчан да уйламадым, үземә-үзем: "кирәк булгач, кирәк инде," дип әйтә идем дә, эшкә чума идем, намуслы эшләргә, гадел булырга тырыштым. Җитәкче башкача булдыра алмый, моңа өстәп, ул үз өлкәсендә компетентлы булырга, үз тирәсенә аның белән бер тарафка карый торган коллектив тупларга тиеш. Мин эшләгән елларда ышанычлы коллектив һәм кешеләрнең, Вәлиҗан Җәлалетдинов, Минсәгыйть Бикмөхәммәтов, Рәшит Сабиров, Василий Коннов, Габдулла Гатин, Шәрифулла Гобәйдуллин һ.б. кебек зирәк акыллы киңәшчеләрнең янәшәмдә булулары өчен рәхмәт.

36 ел эшләү дәверендә Хәлил Хәлимов күп тапкыр Россия, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары, бүләкләре белән бүләкләнгән, ә инде 2013 елда 60 яше тулу уңаеннан, "Россия Федерациясенең мактаулы агросәнәгать комплексы хезмәткәре" исеме бирелүне ул бүләкләрнең иң зурысы дип саный.

Хәлил Камиловичның ике баласы - кызы Дина һәм улы Ильяс, дүрт оныгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев