Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңелләрдә шигърияткә урын бар

Аксубай районына күренекле татар шагыйре, журналист Роберт Миңнуллин килде. Язучы Түбән Татар Майнасы һәм Иске Кыязлы авыллары мәктәпләрендә, Аксубайның "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Күренекле шагыйрь белән район башлыгы Камил Гилманов та очрашты. Күпләрнең Роберт Мөгаллим улына үз итеп, якын итеп Роберт абый, дип эндәшүләре баштарак бераз гаҗәпләндерде. Әмма якыннанрак танышкач,...

Аксубай районына күренекле татар шагыйре, журналист Роберт Миңнуллин килде.

Язучы Түбән Татар Майнасы һәм Иске Кыязлы авыллары мәктәпләрендә, Аксубайның "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Күренекле шагыйрь белән район башлыгы Камил Гилманов та очрашты.
Күпләрнең Роберт Мөгаллим улына үз итеп, якын итеп Роберт абый, дип эндәшүләре баштарак бераз гаҗәпләндерде. Әмма якыннанрак танышкач, әлеге кешенең биләгән вазыйфасы белән мактанмавын, гади, аралашучан булуын аңлыйсың.
Язучылар белән очрашу, гадәттә авторның автобиографиясен сөйләү, әсәрләрен рекламалау кебек ялыктыргыч әңгәмәгә әверелә. Әмма Роберт Миңнуллин белән очрашу җанлы һәм актив үтте. Балалар күңелендә легендар авторга карата кызыксыну уянды. Ә бит ул хезмәт баскычын гади корректордан башлый һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты була. Ул тырышлык, үҗәтлек белән уңышларга ирешүнең җанлы өлгесе.
Чыгыш ясаганнан һәм сорауларга җавап биргәннән соң, балалар шагыйрьдән автограф алдылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Роберт Миңнуллин - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык шагыйре. Медальләр һәм грамоталар, Төркмәнстанның "Magtymguly Pyragy" медале белән, Башкортостан Республикасы Халыклар дуслыгы ордены (2013 елда) белән бүләкләнгән. "Марий Элның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә (2014 елда) лаек булган. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. XII чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Совет депутаты (1990-1995) итеп сайлана.
Очрашу оештырылган оешмаларда балалар хөрмәт йөзеннән авторның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Залларда әлеге очрашуга ныклы әзерлек сизелеп торды, анда шагыйрьнең әсәрләрен үз эченә алган китаплар күргәзмәсе урнашкан иде, әсәрләреннән китерелгән өземтәләр - боларның барысы да районда туган телгә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү буенча максатка юнәлешле эш алып барылуы турында сөйли.
- Ә сез Миңнуллинның әсәрләрен беләсезме? - дип сорыйм укучылардан.
- Әлбәттә, - дип җавап бирәләр алар һәм аның шигырьләрен укып бирәләр.
Балалар бакчаларында өч яшьлек сабыйлар да аның шигырьләрен сөйлиләр. Халыкның, ә иң мөһиме балаларның, өстәвенә теләсә нинди яшьтә, татар шигъриятен үз итүләре күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев