Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңелең яшь булсын

Иске Кармәт авылында гомер кичерүче Александра Петровна Трофимованы бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аңа бу көннәрдә туксан яшь тулды, әмма әби шундый озын гомер юлы үткән, димәссең дә. Ул үзенең өен дә тәртиптә тота, бакчасында да һәр эшкә җитешә. Алар тормыш юлдашы Николай Иванович белән 66 ел бергә. Бабай белән...

Иске Кармәт авылында гомер кичерүче Александра Петровна Трофимованы бик яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Аңа бу көннәрдә туксан яшь тулды, әмма әби шундый озын гомер юлы үткән, димәссең дә. Ул үзенең өен дә тәртиптә тота, бакчасында да һәр эшкә җитешә.
Алар тормыш юлдашы Николай Иванович белән 66 ел бергә. Бабай белән әби бер-берсенә таяныч булып, шаярып-көлеп, балаларын, оныкларын шатландырып, буген дә иңгә-иң куеп яшиләр. Трофимовларның тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы бар. Александра Петровнаны хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчеллеге, таләпчәнлеге өчен авылдашлары "супер-әби" дип йөртә. Сугыш башланганда, Александра туган авылында була. Ул сарык фермасында да, колхоз кырларында да эшләргә өлгерә.
-Җәен түзәрлек булды, ашарга да җитәрлек иде, - дип искә ала Александра Петровна. -Үлән ашап үскәнгәме, шул гомер яшибездер, - дип елмая әби.
Аны авылыннан иптәш кызы белән бергә Бөгелмә янына траншеялар казырга җибәрәләр.
- Нефть үткәрү өчен, - дип аңлаттылар җитәкчеләр.
- Июль - җәйнең иң кызу вакыты, ә җир, әйтерсең лә, таш кебек, бик авыр булды, - дип сөйләде хезмәт ветераны. - Ләкин көнгә бер тапкыр ашаталар, кич белән бер кисәк ипи бирәләр иде.
Монда Александра яртылаш ач торып булса да, кече энеләренә кипкән ипи җыя.
- Без гаиләдә дүртәү идек, мин иң кечесе. Тик сугыш күпләрне ятим итте, минем әни дә гаиләбезгә сигез бала алып, аларны тәрбияләде. Мин туганнарым өчен ипи алып кайта идем...
Ниһаять, эшләр тәмамлана һәм кызларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Өйгә кайтып җитү өчен акча юк.
-Товар поездлары үткәндә, вагоннарга менеп, тукталышка җиткәндә безне тотмасыннар өчен сикереп төшеп кала идек, - дип сөйли батыр йөрәкле әби. - Шул рәвешле Нурлатка кайтып җиттек. Аннан җәяү...
Нурлаттан Иске Кармәткә кадәр 70 километрга якын ара бар.
1949 елны Александра Петровна алдынгы комбайнчы, фронтовик Николайга кияүгә чыга. Трофимовлар алты бала тәрбияли. Аларның балалары - тырыш һәм төрле өлкәләрдә хөрмәт казанган лаеклы хезмәткәрләр. Барысы да юбилей кичәсе уңаеннан әти- әниләре йортына җыелды. Ветеранны котларга район вәкилләре дә килде. Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков хезмәт ветеранына сәламәтлек һәм озын гомер теләп, район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм Россия Президентының котлау хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев