Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңел җылысы бүләк итәләр

Аксубай хатын-кызлары "Татарстан хатын-кызлары" Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР Профсоюзлар федерациясе оештырган "Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" ел саен уздырыла торган республика бәйгесенең зона этабыннан диплом белән кайттылар. "Хатын-кыз ел үрнәге" номинациясендә Аксубай интернат-йорт директоры Роза Минеголова җиңүче булды. "Хатын-кыз - Эшмәкәр-леди" номинациясендә Мәдинә Зәйдуллина титул яулады. Әлеге...

Аксубай хатын-кызлары "Татарстан хатын-кызлары" Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР Профсоюзлар федерациясе оештырган "Ел хатын кызы.

Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" ел саен уздырыла торган республика бәйгесенең зона этабыннан диплом белән кайттылар. "Хатын-кыз ел үрнәге" номинациясендә Аксубай интернат-йорт директоры Роза Минеголова җиңүче булды.
"Хатын-кыз - Эшмәкәр-леди" номинациясендә Мәдинә Зәйдуллина титул яулады.
Әлеге сөйкемле, мөлаем хатын-кызларның икесе дә тормышта күп нәрсәгә ирешкәннәр. Алар гаилә учагын саклаучылар - икесенең дә гаиләләре, балалары, оныклары бар. Хезмәттә дә мактаулы алар Роза Галиәхмәт кызы уналты ел дәвамында социаль учреждениене җитәкли, моңа кадәр медицина һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәт куйган Мәдинә Мирсәет кызы 20 ел Аксубай муниципаль районының 45 нче үзәк даруханәсе мөдире булып эшләде, ә 2001 елдан ул эшмәкәрлек эшенә керешә һәм менә ундүрт ел инде ул үзенең шәхси даруханәсен җитәкли.
"Ел хатын-кызы" титулын яулаган ханымнарның икесенең дә эшчәнлек чорында алган бүләкләрен, мактау кәгазьләрен, төрле сертификатларын, дипломнарын санап бетергесез. Алар һәрдаим белемнәрен күтәреп, камилләшеп торалар, яңа үрләр яулыйлар. Роза Минеголова җитәкләгән Интернат-йорт исәбендә - дистәләгән яуланган бәйгеләр, грантлар, гамәлгә ашырылган проектлар. Интернат-йорт Татарстан Республикасы мәдәниятын һәм тарихи һәйкәлләрне яңарту фонды хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр китабына кертелгән.
Роза Минеголова: "Мин бәхетсезләргә - бәхет, кайгы булган җиргә - шатлык, өмете өзелгәннәргә - өмет чаткысы бүләк ит, дигән принцип буенча яшим".
2007 елда "Хәйрия ярдәме күрсәтүче" республика бәйгесендә җиңгән Мәдинә Зәйдуллина, дистәләгән еллар дәвамында - районның социаль учреждениеләре меценаты, районда оештырылган хәйрия проектлары һәм чаралары иганәчесе, шуның өстенә ул авыру балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтә.
Мәдинә Зәйдуллина: "Авыр заманда да тотрыклы булуның сере - ул кешеләргә аңлап якын килү һәм үз эшеңне ярату. Даруханә - табыш алу урыны түгел, ә сәламәтлек саклау учреждениесе булырга тиеш".
- Безнең конкурсантлар барлык юнәлешләр буенча да - гаиләдә дә, берсе - социаль өлкәдә, икенчесе - эшмәкәрлектә, үзләренең эшлекле һәм иҗади потенциалларын тулысынча тормышка ашырганнар, гражданнар инициативасында да актив катнашалар, - дип билгеләп үтте районның хатын-кызлар Союзы рәисе Әлфия Рәхмәтуллина. - Шуның өстенә алар тыйнак, актив җәмәгатьчеләр булып калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев