Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кечкенә авылга зур юл

Үткән атнада ике кечкенә авылны төп трасса белән тоташтыручы Аксубай - Федоровка - Алексеевка юлы рәсми рәвештә ачылды. Быел районда кечкенә авылларга кадәр каты түшәмәле юллар төзүгә зур игътибар бирелде. Менә тагын ике кечкенә авыл халкы зур шатлык кичерде, авылга асфальт юл керде. Әлеге юлларны төзү "2012 елга юл эшләре"...

Үткән атнада ике кечкенә авылны төп трасса белән тоташтыручы Аксубай - Федоровка - Алексеевка юлы рәсми рәвештә ачылды.


Быел районда кечкенә авылларга кадәр каты түшәмәле юллар төзүгә зур игътибар бирелде. Менә тагын ике кечкенә авыл халкы зур шатлык кичерде, авылга асфальт юл керде. Әлеге юлларны төзү "2012 елга юл эшләре" федераль максатчан программага кертелгән иде. Аны төзүгә 20 миллион акча бүлеп бирелде.
Казан шәһәреннән килгән "ПКиМ" ООО эшчеләре, юл эшләрен бик кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Моны ал тасма кискәндә район башлыгы Камил Гилманов та билгеләп үтте.
Юл ачу тантанасына ике авыл халкы җыелды.
-Быел без үз алдыбызга кечкенә авылларны төп юлларга тоташтыру бурычын куйган идек. Менә асфальт юл бүген күп кешеләрнең тормышын җиңеләйтте инде. Моннан тыш, кечкенә авыллар өчен ФАП төзү, "Чиста су" программасы да эшләп килә. Ә бүген без юл төзүчеләргә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез, дип район җитәкчелеге исеменнән Камил Гилманов һәм аның урынбасары Юныс Хәмидуллин "ПКиМ" ООО директоры Илдар Мифтаховка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Авыл халкы исеменнән район башлыгына һәм юл төзүчеләргә Григорий Калуков, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов рәхмәт җиткерделәр. Юл төзелгән чакта ярдәм күрсәткәннәре өчен авыл халкына һәм район хакимиятенә "ПКиМ" ООО вәкилләре Илшат Хәбибуллин һәм Карен Арутюнян да үз рәхмәтләрен белдерделәр.
Чараны төгәлләп, Камил Гилманов авыл кешеләренә яңа эшче урыннар булуын теләде. Моның өчен фермаларны яңадан торгызырга, фермер хуҗалыкларын булдырырга кирәк. Ә эшләргә теләк белдергән һәр кешегә район хакимияте тарафыннан төрле ярдәм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев