Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанлылар запас тупладылар

Үткән шимбә көнне Казанда инде гадәткә кергән авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Безнең район хуҗалыклары да казанлыларга һәм шәһәр кунакларына төрле ашамлык продуктлары тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, сәүдә уңышлы үтте. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр миллион ярым сумнан күбрәк продукция саттылар. Дербышки бистәсендәге сәүдә сәгать...

Үткән шимбә көнне Казанда инде гадәткә кергән авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.


Безнең район хуҗалыклары да казанлыларга һәм шәһәр кунакларына төрле ашамлык продуктлары тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, сәүдә уңышлы үтте. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр миллион ярым сумнан күбрәк продукция саттылар.
Дербышки бистәсендәге сәүдә сәгать 6 да башланып китте һәм һава торышының көйсез булуына карамастан, казанлылар минималь бәядән бик күп товар сатып алдылар. Мисалга, аксубайлылар итне 190-220 сумга, сөтнең литрын 20-22 сумга, сыер маен сортына карап килограммын 170-220 сумнан саттылар.
-Аеруча «Актай», «ВАМИН-Аксу», май заводын билгеләп үтәсе килә, - дип сөйли авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов. - Алар үзләренең сәүдә ноктасын бизәүгә дә җаваплы якын килеп, товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
- Ярминкәләр үткәрү яхшы эш. Без бер машина әрҗәсе тулы ит төяп барган идек, берничә сәгать эчендә сатып бетереп, башкаладан «тере» акча алып кайттык, - дип шатлыгын уртаклашты бер эшмәкәр. Чынлап та, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз хезмәтеңне бәяләү өчен иң яхшы мөмкинлек, чөнки яхшы сыйфатлы продуктлар һәрвакыт киң кулланыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев