Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанлылар 120 мең сумлык товар сатып алдылар

Аксубайлылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә казанлыларны азык-төлек белән сөендерделәр. Халык, һәрвакыттагыча, бәрәңгене күпләп сатып алды. Шулай ук кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне, ит, сөт ризыклары, төрле ярмалар, балны да бик теләп алдылар. Ярминкәдәге азык-төлек бәясе очсыз булуы белән генә түгел, яхшы сыйфатлы һәм экологик яктан чиста булуы белән дә аерылып торды....

Аксубайлылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә казанлыларны азык-төлек белән сөендерделәр.


Халык, һәрвакыттагыча, бәрәңгене күпләп сатып алды. Шулай ук кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне, ит, сөт ризыклары, төрле ярмалар, балны да бик теләп алдылар. Ярминкәдәге азык-төлек бәясе очсыз булуы белән генә түгел, яхшы сыйфатлы һәм экологик яктан чиста булуы белән дә аерылып торды. Безнең җитештерүчеләр ике мәйданга урнаштылар. Ярминкәдә "Актай", "Аксубай" АФ", «Аксу Агро», "Сөлчә" авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси эшмәкәрләр Маргарита Ефимова, Валерий Семенов, Иван Логинов катнашты. «"Актай" агрофирмасын аерым атап үтәсе килә, ул ярминкәгә оешкан төстә әзерләнгән, -диде район УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов. - Азык-төлек продукциясен киң ассортиментта тәкъдим итте. Шулай ук Иван Логинов умартачылык тармагының бөтен продукциясен әзерләгән, Маргарита Ефимова ит продукциясенең күплеге белән аерылып торды». Казан ярминкәсендә барлыгы 120 мең сумлык продукция сатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев