Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан халкына да, безгә дә файдалы

Безнең районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда уздырылган азык-төлек сату ярминкәсендә сигез тапкыр катнашты. Һәм һәр баруда аксубайлылар табыш белән кайттылар.Татарстан башкаласы халкы, бигрәк тә сәнәгать үзәкләреннән ерак булган районда җитештерелгән крестьян продукциясенең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Шунысы шатландыра, кайбер сәүдәгәрләрнең хәтта даими сатып алучылары да пәйда булган. Бәхәссез, сыйфатсыз продукция белән...

Безнең районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда уздырылган азык-төлек сату ярминкәсендә сигез тапкыр катнашты.



Һәм һәр баруда аксубайлылар табыш белән кайттылар.Татарстан башкаласы халкы, бигрәк тә сәнәгать үзәкләреннән ерак булган районда җитештерелгән крестьян продукциясенең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Шунысы шатландыра, кайбер сәүдәгәрләрнең хәтта даими сатып алучылары да пәйда булган. Бәхәссез, сыйфатсыз продукция белән ышаныч яулый алмыйсың. Аксубайлыларның сәүдә рәтләрен җитәкчеләр, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә күптапкыр карап чыгып, сатуны яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.


Ярминкә көннәрендә аксубайлылар тарафыннан дүрт миллион сумнан артыкка товар сатылган.


- "Сөт иле Аксу", "Аксу Агро", "Аксубай"АФ" агрофирмалары, "Сөлчә" ҖЧҖ Казанда оештырылган бер генә ярминкәдә дә катнашмый калмадылар, - дип сөйли районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәлил Хәлимов. - Алар бөртек, сөт продукциясе, яшелчәләр белән сату иттеләр. Шәһәр халкы боларның барысын да бик тиз сатып алып бетерде.


Шулай ук Карасу авыл җирлеге (башлыгы Фәнгать Идиятуллин), Яңа Ибрай (Фәһим Кәбиров), Иске Ибрай (Хамзә Әхмәтсафин), Иске Ильдеряк (Валерий Альметкин), Иске Татар Адәмсуы (Энҗе Хөснуллина), Иске Тимошкино (Федор Степанов) һ.б. авыл җирлекләре ярминкәдә актив катнашучылар булдылар.
Җирлек башлыклары бер мәлгә һөнәрләре, вазыйфалары турында онытып, прилавка артына басып, яшелчә, терлекчелек продукциясе, бал сату белән теләп шөгыльләнделәр. Аксубай районы өчен билгеләнгән сәүдә рәтендә кулланучылар базарының чын осталары эшләде. Алар арасында эшмәкәрләр Маргарита Ефимова, Ринат Айзатуллин, Людмила Куштукова бар иде. Алар сату иткән ит, ит продукциясе күз ачып йомганчы сатылып бетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев