Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Карьер генералларына“ штрафлар яный

Җәй җитү белән төзелеш эшләре башлана. - Һичшиксез, яңа йортлар, авыл хуҗалыгы төзелеше, район халкының матур тормышы, безне сөендерә генә, - дип сөйли Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Әмма, шуның белән бергә, төзелеш комы, комлы-чуерташ катнашмасының канунлы рәвештә табылырга тиешлеген дә истән чыгармаска кирәк. - Эш шунда,...

Җәй җитү белән төзелеш эшләре башлана.



- Һичшиксез, яңа йортлар, авыл хуҗалыгы төзелеше, район халкының матур тормышы, безне сөендерә генә, - дип сөйли Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Әмма, шуның белән бергә, төзелеш комы, комлы-чуерташ катнашмасының канунлы рәвештә табылырга тиешлеген дә истән чыгармаска кирәк.


- Эш шунда, безнең район территориясендә бер генә дә лицензияле карьер юк, - дип билгеләп үтте Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Сәхабетдинова.


Чынлыкта исә, карьерлар бар - алар уннан артык. Әмма алар "авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр" категориясенә керә һәм, табигый ки, билгеләнеш буенча кулланылырга тиеш. Кире очракта, бу табигать ресурсларын урлау дип санала.


- РФ КоАПның 8.8 нче маддәсенә нигезләнеп, җир участогын максатчан билгеләнештә кулланмаган очракта штраф санкцияләре каралган, - дип кисәтә Лилия Сәхабетдинова. - Участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта гражданнарга - 10 нан 20 мең сумга, урындагы затларга - 20 дән 50 мең, юридик затларга 100 дән 200 мең сумга кадәр.


Ком урлау фактын билгеләү авыр булса да, бу мөмкин. Бу турыда карьердан ерак түгел урнашкан авыл кешеләре, йә булмаса, уяу гражданнар хәбәр итәргә мөмкин. Экологиягә һәм дәүләткә китерелгән зыянны кеше күзеннән качыра алмыйсың. Зур карьерны кире үз халәтенә кайтару өчен озак еллар таләп ителә, шуның өстенә чыгымнар уннарча миллион сум күләмендә бәяләнә.


Бер сүз белән әйткәндә, "ком карьеры генералларын" күләмле штрафлар туктата алса гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев