Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Каравон" үзенә чакыра

2012 елның 26 маенда Лаеш районы Рус Никольские авылында «Каравон-2012» рус фольклорының ХХ фестивале үтә. Бүген иртән ТР Министрлар Кабинетында үткән видеобрифинг аны оештыруга багышланды. Юбилей датасына бәйле бәйрәмгә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның, Мәскәү шәһәреннән «Россия Дәүләт халык иҗаты йорты» вәкилләренең һәм башка рәсми кунакларның килүе көтелә. Юбилей датасына бәйле...

2012 елның 26 маенда Лаеш районы Рус Никольские авылында «Каравон-2012» рус фольклорының ХХ фестивале үтә.


Бүген иртән ТР Министрлар Кабинетында үткән видеобрифинг аны оештыруга багышланды. Юбилей датасына бәйле бәйрәмгә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның, Мәскәү шәһәреннән «Россия Дәүләт халык иҗаты йорты» вәкилләренең һәм башка рәсми кунакларның килүе көтелә. Юбилей датасына бәйле беренче Россия каналы эфирында «Уйна, гармун!» телетапшыруында күрсәтү өчен бәйрәмне төшерү гамәлгә ашырылачак.


Бәйрәм программасы эчтәлекле булыр дип көтелә - бу өч төп сәхнәдә фольклор коллективлары чыгышы, Никольск авылында туй йоласын сәхнәләштерү, чәчү эшләрен төгәлләү хөрмәтенә массакүләм күңел ачу, монда шулай ук декоратив-кулланма сәнгать һәм халык һөнәрләре осталары җитештергән әйберләр күргәзмәсе дә урын алачак.
Авыл үзәгендә мультимедия проекторы урнаштырылачак, аның аша төп сәхнәдә барган вакыйгаларны күзәтеп бару мөмкин булачак.
Үткән ел рус фольклоры фестивалендә 120 коллектив-Татарстан Республикасы районнарыннан профессиональ-хореография коллективлары, республика, россия һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр катнаша. Быел аларның саны 135-140 булыр дип планлаштырыла. Санкт-Петербургтан «Иван Купала» төркеменең һәм республиканың иң яхшы фольклор коллективларының килүе көтелә .
«Каравон» әлеге гүзәлекне үз күзләре белән күрергә теләгән 12 мең кешене кабул итәргә әзер. Традиция буенча фестиваль болында бөтен халыкны берләштергән әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.
Аксубай районын «Каравонда» инде менә үндүрт ел рәттән Түбән Баланда авыл мәдәният йортының «Калина» фольклор коллективы һәм «Веретенышко» балалар фольклор ансамбле тәкъдим итәчәк. Рус фольклор бәйрәме юбилеенда гармунчы, күптапкыр «Уйна, гармун!» россия фестивалендә катнашырга туры килгән Евгений Копанев та катнашачак.
Рәсемдә: «Калина» ансамбле 2009 елда үткәрелгән «Каравон» традицион әйлән-бәйләндә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә бастылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Каравон2012»