Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Караклар банк карталарын “бушатканнар”

Татарстанда телефоннан алдау очраклары ешайды. Шушы көннәрдә ике аксубайлы аларның корбаны булды. Аларга шалтыратканнар һәм банк хезмәткәре дип алдап, банк картасы ябылган, аны яңарту өчен карта номерын һәм пин-кодны әйтүләрен сорыйлар. 25 яшьлек ир-ат һәм 36 яшьлек ханым каракларның алдавына чын күңелләреннән ышанып, аларга мәгълүматларны бирәләр һәм алдануларын соңыннан гына...

Татарстанда телефоннан алдау очраклары ешайды.

Шушы көннәрдә ике аксубайлы аларның корбаны булды. Аларга шалтыратканнар һәм банк хезмәткәре дип алдап, банк картасы ябылган, аны яңарту өчен карта номерын һәм пин-кодны әйтүләрен сорыйлар.

25 яшьлек ир-ат һәм 36 яшьлек ханым каракларның алдавына чын күңелләреннән ышанып, аларга мәгълүматларны бирәләр һәм алдануларын соңыннан гына аңлыйлар. Ир-егетнең картасыннан 4500 сум, ә ханымныкыннан 4800 сум акча салдыралар.
Һәркемгә төрле банклардан, медицина үзәкләреннән төрле акцияләр оештырылуы турында СМС-хәбәрләр килеп тора. Ә без, минем телефон номерымны кайдан алдылар икән, дип гаҗәпләнәбез.
-Күпләр үзләре үк, СМСлар җибәреп, сайтларда теркәлеп үз номерларын калдыралар,-дип сөйли полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов. -Тагын бер ысул-кырыкалдарлар очраклы саннарга генератор куялар һәм шул рәвешле номерлар сакланып кала.

Кәрәзле элемтә операторлары спамны кисәтә алмыйлар, әмма аның белән көрәшүне дәвам итәләр. Ә инде кесә телефоннары ияләренә, кирәксез рекламалар, шалтыратулар, СМС-хәбәрләр килгәндә, федераль монополия белән көрәш хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Узган елда әлеге хезмәткә 40 ка якын татарстанлы мөрәҗәгать иткән, аларның гаризалары буенча дистәләгән фирмага штраф салынды. Сүз уңаенда, монополия хезмәткәрләре кәрәзле элемтә операторларын җәзага тартачаклар.
Алдашу очракларына килгәндә, полиция хезмәткәрләре банк картасы турындагы мәгълүматларны беркемгә дә бирмәскә, туганнары, якыннары бәлага тарган дип шалтыратучы таныш булмаган кешеләргә ышанмаска кирәклеге турында кисәтәләр.
Бу хакта өлкән яшьтәге туганнарыгызга да әйтегез, чөнки алар, хәбәрне йөрәкләренә якын алып, якыннары өчен акча түләргә дә риза булалар. Акчаны башка ысул белән дә ала алалар. Мәсәлән, сезгә кәрәзле телефон операторы шалтырата һәм телефонда саннар комбинациясен җыюны сорый, шул рәвешле сез каракларга банк картасы мәгълүматларын алуга ярдәм итәсез. Шуңа күрә дә, телефон номерларыгызны һәркемгә бирмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев